Михаил Мишустин 1 миллион сумнан арткан саклык акчасы буенча процентка салымны юкка чыгаруны тәкъдим иткән

Хөкүмәт Россиядә яшәүчеләрне банкта сакланылучы 1 миллион сумнан артыграк күләмдәге саклык акчасы буенча процентлардан салым түләүдән вакытлыча азат итү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергән.

2021 елның 1 гыйнварыннан 1 миллион сумнан артгырак депозит буенча процентларга салым кертелгән иде. Менә хәзер халыкка ярдәм итү максатыннан аны ике елга кичектерү күздә тотыла.

“Законга үзгәрешләр кертүне – аерым алганда, кешеләрне 1 миллион сумнан арткан банк кертемнәре буенча процентларга салым түләүдән азат итүне тәкъдим итәбез, – дигән Мишустин Министрлар Кабинеты әгъзалары белән киңәшмәсендә. – Әлеге норма узган елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде: депозит процентлары буенча 13 процентлы салым түләтү күздә тотылган иде. Төп ставка арттырылганнан соң саклык акчасы буенча процентлар артты, димәк, керем дә, салым да үсәчәк. Узган ел, шулай ук агымдагы ел өчен мондый норманы бетерү кешеләрнең кеермнәрен саклап калу мөмкинлеге бирәчәк”.


Фикер өстәү