Атаргамы, атмаскамы?

Агач череп ятмасын, төлке котырмасын, кабаннар артмасын, тычканнарны киметергә. Татарстандагы хайваннар дөньясын саклау турында Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында сөйләштеләр. Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков әйтүенчә, бүген кыргый хайваннарны исәпкә алу бара.

–  Безне кыргый хайваннарны бәрдертү очраклары борчуга сала. Әйтик, узган ел республикада  шундый 158 очрак теркәлгән.  Аларның 68ендә йөртүче урыныннан качкан. Билгеле инде, җавап тотасылары килми, – ди комитет рәисе. – Кызганыч, олы юл буенда күп кенә урыннарда кыргый җәнлекләр чыкмасын өчен махсус киртәләр куелмаган. Кайбер урыннарда булганы да сүтелгән. Белгечләр хайваннар  тапталу куркынычы булган урыннарга 161 кисәтү билгесе дә куеп чыкты.

Федор Батков сүзләренә караганда, кыргый хайваннар саклауга мохтаҗ. Төрле авырулар аркасында аларга болай да юкка чыгу куркынычы яный. Узган ел котыру чирен булдырмас өчен, төлкеләр йөргән урыннарга 1 миллионнан артык вакцина таратканнар. Африка чумасын кисәтү максатыннан үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә кабаннар саны кимегән. Федор Батков аларның быел кышкы чорда исәпкә алынган санын да әйтте. Республикада  800 баш кабан бар. Күптән түгел үрчетелә башлаган болан һәм мараллар саны да арта.

– Без әлеге хайваннарны үрчетүне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме һәм ярдәме белән башлап җибәргән идек. Аларның саны тагын да артса, аучылар өчен квота бирә башлаячакбыз, – ди Федор Батков.

Ау дигәннән, әлегә аңа рөхсәтне кулдан язып бирәләр. Елына 8 мең кеше ауга рөхсәт сорап гариза җибәрә икән. Аның 1 меңен дөрес тутырмаган өчен кире боралар. Федор Батков, тиздән бу эшне онлайн форматка күчерәчәкбез, ди. Быел ау сезоны башланганчы 10 көн алдан рөхсәт бирелә башлаячак.

Утырышта катнашучылар кыргый этләр турында сораштылар. Чөнки кайбер районнарда аучы таныклыгы булган кешеләр хуҗалы этләрне дә аталар икән. Мондый очракта нишләргә соң? Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев сүзләренчә, этләр темасы – катлаулы мәсьәлә.

– Элек бу проблеманы хәл итү җиңел иде. Хәзер исә  катлаулырак. Тагын яз җитте. Бу чорда этләр кешегә ташлана башлый. Хуҗалы этләргә тимичә, кыргый этләрне ауларга ярый, – ди ул.

Утырышта катнашкан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев исә «Урман кодексы»на үзгәреш кертергә тәкъдим итте. Урманнарда агачлар череп ята. Аны кешеләргә файдалану өчен бирергә кирәк, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү