Бергә җыйган көн. XI Республикакүләм ифтар турында

Өч тонна ит, бер тонна дөге, тоннадан артык кипкән җиләк-җимеш, ике тонна яшелчә һәм ике мең литр су… XI Республикакүләм ифтарга табын әзерләү өчен әнә шулкадәр азык-төлек тотылачак. Быел ул 29 март көнне узачак. Илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе саналган әлеге чара быелдан яңа дәрәҗәгә чыга.  Республикакүләм ифтар хәзер «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме канаты астында үткәреләчәк.

Татарстан Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов сүзләренә караганда, чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакырулы. Аерым алганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейт, Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Катар белән Төркиядән вәкилләр киләчәк. Быел Республикакүләм ифтарда дөньякүләм танылган Коръән укучылар һәм нәшид башкаручылар да катнашыр дип көтелә.

– Республикакүләм ифтар елдагыча «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында булачак. Уникенче тапкыр узачак чарада 12 мең кеше катнашыр дип көтелә. Шуларның 5,5 меңе – ир-атлар, калганы – хатын-кызлар. Билетлар элеккеге тәртиптә, иң беренче чиратта, мәчетләр аша таратыла башлаячак, – дип ачыклык кертте Ирек Арсланов журналистлар белән очрашуда.

Гадәттәгечә, авыз ачу вакыты җиткәнче Республикакүләм ифтар катнашучыларын бай мәдәни программа көтә. Бу юлы ул Россиядә Гаилә елына һәм Татарстан Диния нәзарәте игълан иткән гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше темасына багышланачак.

18 сәг. 17 минутта, кояш баю белән, Республикакүләм ифтарда катнашучылар, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, җәмәгать белән ахшам намазын укыячак һәм ифтар кылу залына узачак. «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов сүзләренә караганда, менюга пылау, кипкән җимешләр, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимеш кертелгән.

– Аларны әзерләү өчен өч тонна ит, бер тонна дөге, тоннадан артык кипкән җиләк-җимеш, ике тонна яшелчә һәм ике мең литр су тотылачак. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларга салыначак. Авыз ачу тәмамлангач, кешеләр аларга гаиләләренә күчтәнәчләр салып алып китә алачак, – дип сөйләде Радик Габдрахманов.

Быелгы ифтарны оештыруда 16 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтер ярдәм итәчәк. Әлеге изге эштә катнашу өчен (843) 237-86-18 телефон номерына шалтыратырга кирәк.


Фикер өстәү