Көнчыгышка күперне Татарстан аша салалар. Рөстәм Миңнеханов Венгриягә ике көнлек эш визиты белән барды

Көнчыгышка күперне Татарстан аша салалар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кабул итүче як чакыруы буенча Венгриягә ике көнлек эш визиты уңаеннан белгечләр әнә шулай ди.

Будапештта милли бәйрәм – Дәүләт төзелү көне уңаеннан тантаналы рәсми чара узды. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында Рөстәм Миңнеханов белән беррәттән, Азәрбайҗан, Сербия, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан Президентлары һәм Катар Әмире дә бар иде.

Тантаналы чарага кадәр Татарстан Рәисе Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты.

– Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлек Россия – Венгрия мөнәсәбәтләре кысасында алып барыла. Дөньядагы вазгыятькә дә карамастан, безнең арада тотрыклы һәм дустанә мөнәсәбәтләр саклана, – диде Рәис.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, ике арада товар әйләнеше ике тапкыр диярлек артып, 1 миллиард долларга җиткән.

Виктор Орбан Рөстәм Миңнехановка Будапештка килгәне өчен рәхмәт әйтте.

– Бу – безнең өчен зур хөрмәт билгесе, – диде Венгрия Премьер-министры. – Безнең илдә – бәйрәм һәм без аны дусларыбыз белән бергә бәйрәм итәргә яратабыз.

Сөйләшү барышында Виктор Орбан Татарстанга соңгы эш визитын да искә алды. Ул Казанның кунакчыллыгын югары бәяләде. Билгеле булганча, ике арада тәүге хөкүмәтара хезмәттәшлек турында килешү 1992 елда ук имзаланган. Венгрия Премьер-министрының матбугат сәркатибе Берталан Хаваши сүзләренә караганда, очрашу барышында яклар хезмәттәшлекне, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, дәвам иттерү турында фикер алышкан. «Санкцияләргә һәм сәяси кыенлыкларга да карамастан, Россиядәге Венгрия компанияләре эшне җәелдерү мөмкинлекләрен эзли», – дип, матбугат сәркатибенең сүзләрен китергән Венгрия басмалары.

Сербия Босниясе һәм Герцеговина Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашу барышында Татарстан Рәисе ике республиканың үзара охшашлыгын да билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан белән Босния һәм Герцеговина территорияләре һәм халкы буенча, аерым алганда, конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә бер-берсенә бик якын. Әлеге илдә яшәүчеләрнең күпчелеге сөнни мәзхәбендәге ислам динен һәм православие динен тота, шул ук вакытта католиклар, протестантлар, иудаизм динен тотучылар һәм башка конфессияләр дә бар.

Милорад Додик пандемия аркасында иртәрәк очрашырга насыйп булмавын да әйтте.

– Без сезне күрергә бик шат. Пандемия аркасында Татарстанга бара алмадык. Әмма сезнең монда килүегезне ишетүгә, очрашырга булдык, – диде Президент.

Милорад Додик сүзләренә караганда, Босния һәм Герцеговина Россиягә каршы санкцияләр кертүне хупламый. Ул Россия Президенты белән күп тапкыр очрашуын һәм Владимир Путинны хөрмәт итүен дә әйтте.

Будапештта Рөстәм Миңнеханов илдә узучы Җиңел атлетика буенча XIX дөнья чемпионатында да катнашты. Әлеге чарага Венгриянең милли бәйрәме уңаеннан тантаналарда катнашучы хөрмәтле кунаклар чакырылган иде. Шул форсаттан, Татарстан Рәисе Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәтов белән дә очрашты. Яклар делегацияләрнең чираттагы эш визитлары турында фикер алышты.

 

Виктор СИДОРОВ, Казан (Идел буе) федераль университетының политология кафедрасы доценты, сәяси фәннәр кандидаты:

– Бүгенге кебек катлаулы шартларда чит илләр белән сөйләшүләр алып бару өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күп яктан компромисс фигура булып тора. Аңлашыла ки, билгеле сәбәпләр аркасында федераль дәрәҗәдә Европага юл ябык. Украина тирәсендә низаг дәвам итә. Ә Татарстанга Көнчыгыш белән уртак тел табу, гомумән дә, алар белән элемтәләр җайлау җиңелрәк. Рөстәм Миңнеханов – төбәк дәрәҗәсендәге, нейтраль, әмма мәдәни яктан Көнчыгышка якын фигура. Татарстан өчен бу файдага гына. Димәк, без – ил күләмендә әһәмиятле төбәк. Республиканың мәдәниятен, Көнчыгыш, гарәп илләре белән элемтәләр җайлау мөмкинлекләрен югары бәялиләр. Татарстан моннан отачак кына. Будапешттагы рәсми очрашуларга килгәндә, безнең төп партнерыбыз Төркия икәне аңлашыла, әлбәттә. Әлеге ил аша башка илләрне үзебезгә карату мөмкинлеге зуррак. Татарстан аша сәяси яктан да, икътисадый яктан да Көнбатышныкы булмаган илләргә ишекләр ачыла. Бүген без Көнчыгышка таба борылу турында сүз алып барабыз икән, моны республикадан башка эшләү катлаулырак та, кыенрак та, чыгымлырак та булачак. Чөнки Татарстанны ислам дөньясында беләләр. Ничек кенә булмасын, без Көнчыгыш илләре белән элемтәләр урнаштыру өчен мәдәни ишекләр булып торабыз.

Владимир КУТИЛОВ, сәяси киңәшче, «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры:

– Венгриягә эш визиты Татарстан Рәисенең халыкара мөнәсәбәтләр һәм илнең тышкы сәясәте өлкәсендәге үзенчәлекле статусын тагын бер кат күрсәтте. Рөстәм Миңнехановның чит илдәге партнерларыбыз белән элемтәләр урнаштыру һәм нәтиҗәле икътисадый хезмәттәшлек коруда зур тәҗрибәсе булу белән беррәттән, аңа халыкара мәйданда ислам илләре белән мөнәсәбәтләр җайлау бурычы да йөкләнгән. Быелгы «KazanForum» бу эшнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын һәм мөселман илләре белән элемтәләр урнаштыруда Татарстанның тоткан урынын раслады инде. Венгриядәге рәсми чараларда катнашучылар исемлеге үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Республикага ислам илләре, дөнья күләмендә игътибарга лаек булган Катар, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләр белән нәтиҗәле, озак вакытка исәпләнгән, тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыру мөһим. Мондый халыкара хезмәттәшлек инвестицияләр җәлеп итү, алдынгы технологияләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, уртак сәнәгатьләрне үстерү өчен дә,  икътисадый, мәдәни, социаль элемтәләрне ныгыту юнәлешендә дә яңа мөмкинлекләр ача. Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов – төбәк башлыклары арасында илнең тышкы сәясәтендә катнашырга компетенциясе һәм хокукы булган сирәк җитәкчеләрнең берсе. Бүгенге шартларда Татарстан Рәисенең халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге бай тәҗрибәсе аеруча да мөһим. Чөнки ил җитәкчеләре арасында гына түгел, ә төбәкләр дәрәҗәсендә, аерым тармакларга бәйле рәвештә ныклы элемтәләр булдырырга кирәк.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү