21 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

 

Россия офицерлары көне

Россия офицерлары үз бәйрәмнәрен берничә ел элек кенә билгеләп үтә башлыйлар. Инициаторлары «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасы әгъзалары була. Датасы да  очраклы сайланмый: Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан. Россия флагы – илнең барлык офицерлар корпусы өчен мөһим булган кыюлык һәм батырлык символы.

 

Халыкара террорчылык корбаннарын искә алу көне

Бу көн 2017 елның 19 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән булдырыла. Анда, башка күпсанлы пунктлардан тыш, террорчылыкка каршы көрәшүдә кеше хокукларын яклау зур әһәмияткә ия, дип ассызыклана. Дәүләтләрнең төп бурычларының берсе — террорчылык корбаннарына ярдәм итү, аларның хокукларын яклау һәм террорчылык актларыннан зыян күрүчеләрнең тавышы ишетелсен өчен көрәшү.

 

Татар филармониясе

1937 елның 21 августында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе  ачыла һәм Ильяс Әүхәдиев җитәкчелегендәге 35 кешелек симфоник оркестр барлыкка килә. Татар җыр һәм бию ансамбленә әйләнгән хор капелласы да барлыкка килә. 1955 елда Павлюхин урамында СК-4 хезмәткәрләре өчен яңа мәдәният сарае барлыкка килә. Мәдәният йортын филармониягә 2000 елның 18 ноябрендә тапшыралар.

 

Суворов училищелары

80 ел элек (1943) Суворов хәрби училищелары төзү турындагы карар кабул ителә. Укуга 10 яшькә җиткән малайлар кабул ителә. Суворов училищеларында уку срогы җиде ел тәшкил итә. Тәрбияләнүчеләр  дәүләт хисабына училищеларда яшиләр.

Хәзерге вакытта Россиядә 16  Суворов хәрби училищесы эшләп килә. 2009 елдан әлеге уку йортларына кызлар да керә  ала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү