Дөрес кыйбла: Мәскәүдә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына йомгак ясалды

Меңнән артык чара, дин белән бергә милләтне күтәрү, әһәмиятле вакыйгаларның башлангычы. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына йомгак ясалды. Нәтиҗә ясар өчен җитәкчелек, дин, сәнгать, тарих, мәдәният әһелләре, зыялылар Мәскәүгә җыелды.

Яңа статуста

Мәскәүнең Союзлар йорты бинасы бер көнгә татар интеллигенциясе һәм якташларның очрашу урынына әверелде. Бәйрәмнең төп чарасына кадәр кунаклар күргәзмә белән таныша торды, оештыру комитеты исә утырыш үткәрде.

Төгәлрәк әйткәндә,  бу көнне «Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2023» икътисадый саммитына әзерлек турында сөйләшү булды. Оештыру комитетын, инде күркәм гадәткә әверелгәнчә, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкләячәк. Бу чарага бәйле төп яңалыкны да ул җиткерде: Россия Президенты кушуы буенча «KazanSummit 2023» чарасына федераль статус бирелгән.

– Яңа икътисадый чынбарлык шартларында әлеге чара безнең ил өчен стратегик әһәмияткә ия, – диде Марат Хөснуллин. – Ул Россия бизнесының ислам дөньясы илләре белән эшлекле элемтәләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең мөселман илләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, ил Президенты кушуы буенча, ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик фаразлау төркемен җитәкли. Ул шулай ук «KazanSummit»ның нәтиҗәле икътисадый чара булуын да әйтте. Сүз уңаеннан, 2009 елдан башлап 13 саммит оештырылган. Быел гына да шул чара кысасында Казанга 6,5 меңләп кеше килде.

Федераль статус алган саммитны исә 2023 елның 18–19 май көннәрендә оештырырга тәкъдим иттеләр.

Тарих китабының матур бите

Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына йомгак ясалганда мактау да, рәхмәт тә күп булды. Иң мөһиме, әлеге вакыйганың бөтен Россия буенча зурлап оештырылуын искәрттеләр.

Марат Хөснуллин, катнашучыларны котлап, ил Президентының тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Владимир Путинның сәлам хатында әйтелгәнчә, 1100 ел тулу уңаеннан күп кенә шәһәрләрдә төрле конференция, бәйгеләр узган, дин әһелләренең хезмәтләре дөнья күргән. Бу инде ислам өммәтенең берләшүенә һәм илнең ислам дөньясында абруен күтәрергә дә ярдәм итми калмаган.

Үз чиратында, Марат Хөснуллин әлеге тарихи вакыйгага багышланган чараларның югары дәрәҗәдә узуын искәртте.

– Күп эшләр башкарылды – яңа инфраструктура корылмалары төзелә башлады, дини хезмәтләр басылды, күргәзмәләр оештырылды. Без шулай ук ислам илләрендәге дусларыбызга бик рәхмәтле. Көнбатышның усал йогынтысы шартларында без аларның ярдәмен, безнең позицияне аңлауларын һәм хезмәттәшлек итүләрен күрәбез, – диде Россия вице-премьеры.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль оештыру комитетына рәхмәт сүзләрен әйтте.

– Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү безнең күпмилләтле илебез тарихында тагын бер якты сәхифә булыр дип ышанам. Ул ислам дөньясында Россия абруен ныгытырга ярдәм итәчәк, җәмгыятьтә милләтара һәм динара тынычлыкны, татулыкны ныгытуга хезмәт итәчәк, – диде республика җитәкчесе.

Үзебезне күрсәттек

Иң мөһиме: ел әйләнәсе мөселманнар, аерым алганда, татарлар дин аша үзләренең мәдәниятен дә, рухын да, милләтен дә бөтен дөньяга күрсәтә алды. Моның шулай икәнен барысы да раслый.

Дин белән бергә милләт дәрәҗәсе дә күтәрелде. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шундый фикердә.

– Ислам диненең Болгар җирендә кабул ителүе – зур вакыйга. Россия Президенты Владимир Путинның шәхси фәрманы нигезендә 1100 еллыкны федераль дәрәҗәдә оештырырга насыйп булды. Оештыру комитетын да үзебезнең милләттәшебез – Марат Хөснуллин җитәкләде. Ел бик нәтиҗәле узды. Гомумән, динебез дәрәҗәсе күтәрелде. Рәсми төстә болай итеп билгеләп үтелә икән, бу инде синең кыйблаң дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан кабул ителә, хуплана дигән сүз дә әле, – дип уртаклашты ул. – Бу вакыйганы кыска вакытлы чара дип кенә кабул итмик. Ул безнең яшәү рәвешенә әйләнергә һәм гомеребез буе озата барырга тиеш. Ил-көннең нинди хәлдә булуын исәпкә алып, безгә кыйблабызның дөрес икәненә инанып, берләшергә һәм бердәм булу зарур. Моңа өстәп бер-беребезне танырга, аңларга, хөрмәтле, мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәнергә кирәк. Ислам диненең кануннары исә нәкъ шуңа өйрәтә дә бит. Киләчәктә дә кыйблабызга тугры калырга кирәк.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу ел алып килгән төп вакыйгаларны телгә алды.

– Иң мөһиме – Коръәнне кулдан күчереп язу башланды, мәчет төзелешенә башлангыч бирелде. Нигез ташын салдык, проект эшләре дәвам итә, – диде дин әһеле. – Бу берләшү елы булды. Безгә алга таба да дус-тату яшәргә кирәк.

Ислам дине Россия тарихы белән тыгыз бәйләнгән һәм ил тормышын аннан башка күз алдына китереп булмый. Россия Иҗтимагый палатасының мәгълүмати берләшмәләрне, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисе Рифат Сабитов шул хакта искәртте.

– Бүген мөселманнар – Россиянең аерылгысыз өлеше, ә ислам – халыклар бердәмлегенең бер терәге. Хәзер тарихи уртаклык һәм мәдәниятләрнең бер-берләренә тәэсир итүен алга сөрергә кирәк. Шулай ук динара низагларга юл куймау да мөһим, – дигән фикердә ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү