Дин – милләтне, милләт динне саклыймы?

Бездән соң Ватан кемгә һәм нинди хәлдә калыр? Дин әһелләре шушы сорауга җавап эзләде. Әлбәттә, бу сорауны милләт, тел язмышы белән бәйләделәр. Тәкъдим-фикерләрне, башкарган эшләр турында хисапны уртага салып, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына җыелып сөйләштеләр. Ул 3–5 июньдә уза. Пленар утырышта Татарстан җитәкчелеге катнашты.

«Сез безгә кирәк»

Телне саклауда да, татарларны барлаганда да дингә таянабыз. «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дин әһелләрен сәламләп, шулай дип белдерде.

– Татарстан өчен төбәкләрдәге дин әһелләре һәрвакыт татар телен һәм динне саклау мәсьәләләрендә ныклы таяныч иде. Быел безнең өчен мөһим вакыйга көтелә. Ул – җанисәп. Бу эштә дә сезнең ярдәмгә өметләнәбез. Һәр милләт үз киләчәге турында уйлый. Без – барыбыз да үз милләтебезнең ватанпәрвәре. Һәр татар татар булып язылырга тиеш. Тел, дин булмаса, милләт тә булмый. Бу – бездән кала берәүгә дә кирәкми торган һәм бездән башка берәү дә башкармаячак эш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе елга Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми рәвештә кабул ителүенә – 1100 ел. Татарстан Президенты әлеге вакыйганы да лаеклы итеп үткәрү бурычы торганын искәртте. «Оештыру комитетын булдыру турындагы карарны Россия Президенты Владимир Путин кабул итте. Комитет рәисе итеп үзебезнең татар егете – вице-премьер Марат Хөснуллин билгеләнде. Минемчә, әлеге истәлекле датаны без тиешле дәрәҗәдә үткәрербез. Федераль дәрәҗәдә оештыру комитеты әлегә юк, Татарстан инде оештыру комитетын бүген раслады, кул куйдык», – диде ул.

Дәрәҗәле кунаклар арасында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар иде. Ул әлеге форумда ислам динен үстерүгә бәйле фикерләрен әйтте.

– Бу чор – телебезне, динебезне аякка бастыру чоры. Ансыз рухи байлык турында сүз була алмый. Ислам дине белән шөгыльләнмәсәк, бу зур гөнаһ булыр иде. Нинди авыр чорлар булмасын, ничек кенә аңнан динне чыгарырга теләсәләр дә, әкренләп аякка басабыз, берләшәбез, – диде ул.

«И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам»

Тукайның әлеге шигъри юлларын форум быел шигарь итеп алган. Билгеле, диннең телне саклаудагы өлеше зур булуы бәхәс уятмый. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да еш кабатлый торган сүзләре моңа мисал. Ул: «Бер гасыр элек милләтебезне, беренче чиратта, дин саклап калды. Ул чакта татар эстрадасы да, театры да булмаган. Динебез булган. Дин – милләтне, милләт динне саклый», – ди. Форумга җыелганнарның чыгышларында да әлеге хакыйкать берничә тапкыр ишетелде.

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 11 нче мәртәбә узды. Быелгы форумда Россиянең 72 төбәгеннән 1200 кеше катнашты. Шуларның – 1086сы ир-ат, 114е – хатын-кызлар. Иң өлкән делегатка – 96 яшь. Иң яшенә – 19.

Сүз уңаеннан, Камил хәзрәт Сәмигуллин Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында республиканың Диния нәзарәте тормышка ашырган проектлар турында да сөйләде. Шулар арасында татар телендәге онлайн-мәдрәсә, басма һәм электрон китаплар чыгару, борынгы дини документлардан файдалану мөмкинлеген атарга була. Мөфти әйтүенчә, хәзерге бурыч – мәчетләрне татар тормышы кайнап торган урын итү, анда татар телле мохит булдыру.

Алда көтелгән җанисәпне дә мөфти милләт өчен сынау дип атады.

– Бу – милләтнең бердәмлегенә, милли үзаңга сынау. Халык санын алу ысулларына төрлечә карашта булырга мөмкин, ләкин татарлар үзләрен «татар» дип күрсәтергә теләми икән, бу безнең халыкның ни дәрәҗәдә таркау, битараф икәнен күрсәтәчәк. Сезне туган тел, туган җир, милли үзаң кебек төшенчәләрне урыннарда аңлатырга өндим, – диде ул форум катнашучыларына мөрәҗәгать итеп.

Чулпан Гарифуллина

Фото: tatarstan.ru

 

 


Фикер өстәү