Татарстанда 2023 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле парк-скверлар һәм ишегалларын сайлау буенча тавыш бирү башланды

Татарстанда яшәүчеләр 15 апрельдән 30 майга кадәр киләсе елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләрне билгели алачак. Узган елдагы кебек, парк-скверлар һәм яр буйларыннан тыш, “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылырга тиешле ишегаллары өчен дә тавыш бирү мөмкинлеге ачыла.

Парк-скверлар өчен gorodsreda.tatar.ru. сайтында тавыш бирергә мөмкин. Быел бу җәһәттән бер яңалык бар: 14 яшьлек һәм аннан зуррак үсмерләр дә тавыш бирүдә катнаша ала. Шулай итеп, алар рәсми төстә үз фикерен белдереп, туып-үскән шәһәр-бистәләрнең уңайлырак, матуррак, заманчаракка әйләндерүдә катнашачак.

Киләсе 2023 елда өстенлекле төзекләндерү өчен республиканың барлык 45 районындагы җәмәгать киңлекләрен сайлап алу мөмкинлеге булдырыла. Ләкин теге яки бу район-шәһәрдәге бер территория өчен генә тавыш бирергә мөмкин. Быел барлыгы 204 объект – парклар, яр буйлары, бульварлар, урам, скверлар тавыш бирүгә чыгарыла. Тавыш бирү өчен территорияләр исемлеге, узган елгы тавыш бирү йомгакларын исәпкә алып, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре белән берлектә булдырылган.

Шул ук вакытта республиканың 3087 ишегалды тавыш бирүгә чыгарылган. Лидерларны сайлап алганда, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр саны исәпкә алыначак. 200 җиңүче тавыш бирүчеләр процентының шул ишегалларындагы йортларда яшәүчеләр процентына нисбәте буенча сайланачак.


Фикер өстәү