“Безнең ишегалды” программасы буенча инвалидлар өчен ишегаллары төзекләндереләчәк

“Безнең ишегалды” Президент программасы халык белән берлектә тормышка ашырыла. Ишегалларын төзекләндерү буенча проектларны тормышка ашыруда кешеләрнең фикере мөһим роль уйный. Әйтик, анда инвалид яши икән, аның өчен махсус җиһаз урнаштыру мөмкинлеге карала.

Программа буенча барлык ишегалларының уңайлы мохит таләпләренә туры китерелүе мөһим. Моннан тыш быел Казанда Дубравная урамында 43, 43в йортларының ишегалды физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерерлек итеп төзекләндереләчәк. Ишегалдында “Восхождение” инвалидларны реабилитацияләү үзәге урнашкан. Ә торак йортта ДЦП, хроник чирләрдән интегүче, коляскада йөрүче инвалидлар яши.

Архитекторлар белән очрашуда биредә яшәүчеләрнең конкрет ихтыяҗлары белдерелде. Әйтик, аларга тренажерлар, ДЦПлы балалар өчен махсус мәйданчык, хроник авырулардан интегүчеләргә – утырып ял итү өчен тыныч зоналарның күбрәк булуы кирәк. Бу тәкъдимнәрнең барысы да исәпкә алынып, быел җәен тормышка да ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез: республикада яшәүчеләр инде икенче ел рәттән “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча киләсе елда өстенлекле тәртиптә төзекләндерелергә тиешле ишегаллары өчен тавыш бирергә мөмкин.

Бөтенроссия тавыш бирү чарасы Россиянең барлык төбәкләрендә 15 апрельдән 30 майга кадәр gorodsreda.tatar.ru сайтында үткәрелә.


Фикер өстәү