Быел Татарстанда 1074 ишегалды төзекләндереләчәк

2021 елда Татарстанда, “Безнең ишегалды” Президент программасы кысаларында, 1074 ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла. Шул исәптән Казанда – 223, Әлмәт районында – 93, Чаллыда – 88, Яшел Үзән районында – 83 һәм Түбән Кама районында – 67.

Программа, шәһәрләрдән тыш, барлык авыл районнарына да кагыла. Бары тик Кайбыч, Чүпрәле һәм Әтнә районнары гына аңа керми: аларның ишегаллары инде узган елда ук тәртипкә салынган. 2021 елгы исемлеккә кертелгән ишегаллары исемлеге программаның рәсми сайтындагы (dvor.tatar.) төзекләндерү картасында урын алган.
Исегезгә төшерәбез: 2020 елда Татарстанда барлык 43 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында 1091 ишегалдына яңа сулыш өрелгән. Ишегаллары яңартылган йортларда җәмгысе 360 000нән артыграк кеше яши. Бер ел эчендә 270 чакрым озынлыкта яңа тротуарлар эшләнелгән, 4000нән күбрәк яңа яктырткыч баганалары урнаштырылган. Бу исә өстәмә рәвештә 300 000 кв. м мәйданда ишегалды территорияләрен яктырту мөмкинлеге биргән.
Ишегалларын төзекләндерү буенча моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге киң колачлы программаны 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. 2024 елга республикада 2014 елга кадәр төзелгән барлык күп фатирлы йортларның ишегалларын (башка программалар кысаларында моңарчы яңартылмаган очракта) тәртипкә салу күздә тотыла. Барлыгы 6923 ишегалды гөлт итәчәк, дигән сүз бу.


Фикер өстәү