Роспотребнадзорда коронавирус пандемиясенең тәмамлану вакытын фаразладылар

Коронавирус пандемиясе август аенда тәмамланырга мөмкин. Шул ук вакытта, җәен инфекция йоктыручылар кимеп, йөз, хәтта берничә очрак кына теркәлүе дә ихтимал.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор киңәшчесе Виктор Малеев шундый фаразы белән уртаклашты.

«Россиядә коронавирус эпидемиясе август аенда төгәлләнергә мөмкин, чөнки күп кешеләрдә иммунитет барлыкка киләчәк», — дип белдерде ул РИА Новости агентлыгына.

Коронавирус инфекциясенең сезонлы авыру, шулай ук ачыкланган очракларның кимүгә таба баруын исәпкә алып, «җәй айларында коронавирусның эпидемик потенциалы тәмамланачак», дип саный белгеч. Әмма сезонлы авыру булганлыктан, көзен илдә инфекция йоктыручылар саны янә артырга мөмкин. Өстәвенә, бу чорда кешеләр ялдан кайта һәм бер-берсе белән ешрак аралаша башлый.


Фикер өстәү