Ипотека түли алмаучыларны торагыннан мәхрүм итә башлыйлар

Россиядә ипотека алучыларга пандемия чорында гамәлгә кертелгән ярдәм чарасы 1 апрельдән юкка чыгарыла. Биредә сүз Үзәк банкның ипотекасын түли алмаучыларны залогка салынган фатирларыннан (бу фатир бердәнбер торак булган очракта) мәхрүм итмәү үтенече турында бара.

Инде хәзер коронавирус кичерү яки пандемия аркасында керемне югалту сәбәпле ипотека каникулы да алып булмаячак.
Моңа кадәр эшсез калу, инвалидка әйләнү, ике айдан күбрәк вакытка эшкә сәләтне югалту (шул исәптән коронавирус кичерү), шулай ук хезмәт хакы 30 проценттан күбрәккә кимү кешенең авыр хәлдә калуына кертелеп, мондыйларга банклар ипотека түләүне кичектереп тору мөмкинлеге бирде.
Әмма бу чаралар 1 апрельдән юкка чыгарыла. Бу исә, керемнәре кимегән кешеләр кредитны элеккеге күләмендә түли башларга тиеш, дигән сүз.


Фикер өстәү