Татарстанда парклар һәм ишегалларын төзекләндерү буенча тавыш бирүнең беренче атнасында 70 меңгә якын кеше катнашкан

Республикада яшәүчеләр 30 майга кадәр киләсе елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләрне билгеләү мөмкинлегенә ия. Парк-скверлар, яр буйларын сайлап алудан тыш, 2023 елда “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылачак ишегаллары өчен дә тавыш бирергә мөмкин.

Сораштыру 2023 елда республиканың барлык 45 районында иҗтимагый киңлекләрне өстенлекле сайлап алу мөмкинлеген күздә тота. Ләкин теге яки бу район яисә шәһәрдә фәкать бер территория өчен генә тавыш бирергә мөмкин. Быел барлыгы 204 объект тавыш бирүгә чыгарыла. Болар – парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар һәм скверлар.

Иҗтимагый киңлекләр ишегаллары белән бер үк вакытта яңартыла. Шул рәвешле ишегаллары паркларга уңайлы сукмаклар белән тоташтырылып, бердәм шәһәр челтәре барлыкка килә. Төзекләндерү объектлары өчен 14 яшьтән зуррак барлык кеше тавыш бирә ала.

Бөтенроссия тавыш бирү чарасы 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында https://gorodsreda.tatar.ru/ сайтында үткәрелә.


Фикер өстәү