Россиядә коронавирустан коллектив иммунитет 43,7 процентка төшкән

Россиядә коронавирустан вакцинациянең тулы курсын 86 млн кеше узган. Ә беренче компонентын 90 миллионнан артык кеше ясаткан. Шул ук вакытта соңгы атнада коллектив иммунитет 45,2 проценттан 43,7 процентка төшкән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Агымдагы елның 22 апреленә булган мәгълүматлар буенча, Россиядә бер тәүлектә 2 660 кеше хастаханәгә салынган һәм алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда бу сан 9,2 процентка кимегән. Хастаханәдә дәваланучылар саны илнең 32 төбәгендә арткан, ә 48 төбәктә кимегән. Вазгыять Россиянең 5 субъектында үзгәрешсез калды», — диелә оператив штаб хәбәрендә.

Бер тәүлектә 13 480 кеше коронавирустан терелгән, бу узганына караганда 4,9 процентка кимрәк. Узган тәүлектә ковид инфекциясе авыруының 9 001 очрагы ачыкланган, узган тәүлектә 195 үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү