Россиядә коронавируска коллектив иммунитет 50 процентка җитә язган

Россиядә коронавирус инфекциясеннән коллектив иммунитет 48 процентка кадәр күтәрелгән. Шулай итеп, бер атнада күрсәткеч 1,2 процентка арткан.

«Россиядә коронавирустан коллектив иммунитет 48 процентка кадәр күтәрелгән», диелгән коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә.

5 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Мәскәүдә коллектив иммунитет 64 процент тәшкил иткән. Россиядә узган тәүлектә ковид йоктыруның 40 735 яңа очрагы ачыкланган.


Фикер өстәү