Башкортстанда мәктәп укучыларының каникуллары озайтылды

Башкортстанда мәктәп каникулларын 14 ноябрьгә кадәр озайттыла. Әлеге карарны коронавиурс инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында кабул иттеләр, дип хәбәр итә «Башинформ» төбәкнең Мәгариф министрлыгына сылтама белән.

Башта укучылар көзге каникуллардан соң, 8 ноябрьдә укый башлаячак, дип планлаштырылган иде. Тик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, каникул тагын озайтыла.

8 ноябрьдә республикада балалар бакчалары штатлы режимда эшләячәк. Өстәмә белем бирү оешмалары, көллиятләр һәм югары уку йортларында укулар 8 ноябрьдән  дистанцион рәвештә дәвам ителәчәк.


Фикер өстәү