Парк-скверлар, яр буйлары һәм ишегалларын яңарту өчен тавыш бирү башлана

Татарстанда яшәүчеләр 15 апрельдән 31 майга кадәр, киләсе елда төзекләндерү максатында, парк-скверлар, яр буйлары һәм ишегалларын сайлап алып, шулар өчен тавыш бирергә мөмкин.

Шул рәвешле республиканың барлык 45 районында беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләрне сайлап алырга була. Тавыш бирү Татарстан Дәүләт хезмәтләре сайты һәм кушымтасында, шулай ук gorodsreda.tatar.ru порталында үткәрелә. Анда 14 яшькә җиткән барча кеше катнаша ала.

Быел тавыш бирүгә барлыгы 267 парк, сквер һ.б. чыгарылган.
Моннан тыш киләсе елда Татарстан Рәисенең “Безнең ишегалды” программасы буенча өстенлекле рәвештә яңарту өчен 200 ишегалдын да билгеләргә мөмкин. Быел исемлеккә 32 муниципаль берәмлектә барлыгы 2145 ишегалды кергән.

Парклар һәм ишегаллары өчен тавыш бирүдән тыш, шәһәрләрдә этләр өчен дустанә мохит булдыру буенча сораштыруда да катнашып булачак.


Фикер өстәү