Төзекләндерелергә тиешле ишегалларын һәм парк-скверларны сайлап алу буенча сораштыру башлана

Бүген Татарстанда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле ишегалларын һәм парк-скверларны сайлап алу буенча сораштыру башлана.

Чара барлык 45 районда үткәреләчәк. Ишегаллары Президент Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылачак. Аларның исемлеге белән dvor.tatar сайтында танышырга мөмкин. Ә инде парк-скверлар «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проекты нигезендә төзекләндерелә.

Боларының исемлеге park.tatar сайтына урнаштырылган. «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты башлыгы Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, җәмәгать урыннары буенча барлыгы 204 парк-сквер һ.б. тавыш бирүгә чыгарылган. Һәр муниципаль берәмлектә 3тән алып 27гә кадәр объект яңартылачак.


Фикер өстәү