Татарстанда яшәүче ир белән хатынны үтереп, аларның машинасына утырып качкан

Татарстан Югары судына 49 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше  тапшырылган. Ул ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү, урлау, шулай ук кеше үтерергә омтылуда гаепләнә, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.

Тикшерүчеләр фаразларынча, узган елның 15 июнендә Чаллының Тургай урамында яшәүче һәм ир белән хатын арасында низаг килеп чыккан. Нәтиҗәдә Чаллы кешесе, чүкеч һәм пычак белән ачуын чыгарган парны вәхшиләрчә үтергән.  Шуннан соң ул әлеге җинаятьнең шаһите булган икенче кешедән дә үч алырга уйлаган, әмма нияте барып чыкмаган.

Җинаятьче моның белән генә туктамаган, мәрхүмнәрнең өенә кереп, аннан 7 мең сум акча алган һәм аларның машиналарына утырып, билгесез тарафка китеп барган.

Ир-атны тоткарлаганнар, ул үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү барган вакытта ул сак астына алынган.


Фикер өстәү