2023 ел азагына кадәр барлык сабыйлар балалар бакчалары белән тәэмин ителәчәк

2023 ел азагына кадәр барлык сабыйлар балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителергә тиеш.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова шулай дип белдергән. Билгеле булганча, 3 яшькә кадәргеләргә урыннар җитәрлек түгел әле. Голикова әйтүенчә, хәзерге вакытта балалар бакчаларын төзү буенча Татарстан, Чечня, Пермь крае, Белгород һәм Рязань өлкәләре алдынгы.

Быел илдә 45 яңа балалар бакчасы (6,6 мең урынга) эшли башлаган. Тагын 257се (38,5 мең урынга) ел ахырында файдалануга тапшырылырга тиеш.


Фикер өстәү