Казан шәһәренең Совет районы 4 нче Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге 20 еллыгын билгеләп үтте

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә Казан шәһәренең Совет районы 4 нче Балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенә 20 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты үткәрелде.

“Выше неба Паруса” дип исемләнгән концертны оештыру һәм үткәрүдә мәктәп директоры Марина Рәхмәтуллина җитәкчелегендә педагоглар, мәктәп администрациясе катнашты. Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, социология фәннәре докторы Дилә Дәүләтшина, мәктәпнең алдынгы укытучысы, магистр Рөстәм Мөдәррисов программаның режиссерлары булды.

Яшь буынны рухи үсешкә илһамландыру, биюгә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү максатындагы концерт бик күпләрнең күңеленә хуш килде.

Концертта сәнгать мәктәпләренең бию һәм театр бүлекләрендә укучылар, шулай ук Казан мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе факультеты студентлары катнашты.

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Роза Әхмәдиева мәктәпнең хореография бүлеген истәлекле вакыйга уңаеннан котлап, ала таба уңышлар теләде.
Концертны Казан шәһәре зыялылары тамаша кылды. Яшь галимнәр берлеге рәисе, шәһәр хореографлар методик берләшмәсе рәисе Лилия Шәрифуллина тамашаны бик югары бәяләде.


Фикер өстәү