Бу хакта “ТАСС” яза.
Лидерлар басым ясап әйткәнчә, атом-төш сугышында җиңүчеләр була алмый, һәм ул беркайчан да башланмаска тиеш. Яклар атом-төш куркынычын киметү һәм мондый корал таралуны кисәтү буенча үзара фикер алышып яшәү зарурилыгы белән килешкән.
Путин, Трамп һәм Цзиньпин Халыкара җинаятьләр суды һәм башка шундый оешмаларның үз вәкаләтләреннән шәхси максатта файдаланмаска тиешлекләрен әйткән. Дәүләт башлыклары билгеләп үткәнчә, рәсми затларның аерым хокукый статусын саклау иң әһәмиятлесе булып тора. Документның икътисадый өлешендә яклар барлык илләр файдасына нефть продуктлары җитештерү һәм тәэмин итү күләмен арттырырга кирәклеге белән килешкән.
Моннан тыш Россия, Кытай һәм АКШ, бүгенге дөньядагы сынауларга карата нәтиҗәлерәк чаралар күрелсен өчен, Берләшкән Милләтләр Оешмасын реформалау зарурилыгын яклап чыккан. Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Мәскәү, Пекин һәм Вашингтон халыкара иминлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итүдә мөһим роль уйнарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез