Газетага язылу

Ташламалар юкка чыкмыймы? Укучы соравына «ВТ» җавап эзли

Мин – хезмәт ветераны. Моның өчен коммуналь хезмәтләргә һәм башка кайбер хезмәтләргә ташламалар каралган. Сәламәтлегем какшап тора.

Группа тәкъдим итәләр. Бирсәләр, бу очракта хезмәт ветеранына каралган ташламалар юкка чыкмыймы?

Г. Сөләйманова, Түбән Кама

 

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте:

– Хезмәт ветеранына инвалидлык буенча группа бирелгән очракта, ул берьюлы ике категория ташламаларыннан да файдалана алмый. Аларда охшашлык та, аерма да бар. Мисал өчен хезмәт ветеранына бушлай теш куйдыру каралган, ә II һәм III группадагы физик мөмкинлеге чиклеләр өчен мондый мөмкинлек юк. Шуңа күрә кешегә үзенә кулайрак вариантны, ягъни икесенең берсен сайларга туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре