Казанда яшүсмер 17нче каттан егылып төшеп үлгән

Кичә кич Казанда Оренбург трактындагы бер йортның 17нче катыннан яшүсмер егылып төшкән. Бу хакта шаһитләр хәбәр итте. 

14 яшьлек малай алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Кичә Казанда Минская урамында урнашкан 52 нче йортта  9 нчы каттан 2005 елда туган кыз егылып төшеп үлүе турында хәбәр иткән идек.


Казанда яшүсмер 17нче каттан егылып төшеп үлгән” язмасына фикерләр

  1. Яшьләрне әти-әнисе белән мәктәп тә, хөкүмәт тә кайгыртырга, тәрбияләргә тиеш. Ата-ана акча эшли, донья куа, мәктәпнең вазифасы түгел диләр, «кемнәрдер» шушы кузәтүчесез калган үсмерләрне «эшкәртә». Ипотекага алган фатирлар, машиналар, яуланган җиңүләребез кем өчен була соң? Балалар тәрбияләүне беренче урынга куеп, башка материаль кирәк-яракларны икенче урынга куеп яшик, олылар!!!

Фикер өстәү