Коронавирустан ревакцинация турында 3 сорауга ҖАВАП

Ясатып эш бетми әле. Барыбыз да белгәнчә, коронавируска каршы вакцина ясатучыларга, билгеле бер вакыт узганнан соң, кабат кадату киңәш ителә.

Бу кагыйдәне үтәмәүчеләр дә бар. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикадагы кабат вакцина ясатучылар саны – 288 мең тирәсе. Якынча 900 меңнән артык кеше ревакцинация узарга тиешле саналса да, калганнары төрле сәбәпләр белән прививка кадату пунктларына килергә бик ашкынмый. Сүз уңаеннан, Татарстандагы чиргә каршы күмәк иммунитет күрсәткече дә 47 процентка гына калган.

Ревакцинация нәрсә өчен кирәк? Кайда ясатырга? Халыкны кызыксындырган төп сорауларга Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирде.

1.Ревакцинация ни өчен шулай мөһим? Ревакцинацияне, вакцина ясату турындагы белешмә булуга карамастан, ярты ел саен узу кирәк. Белешмә бирделәр дә, бер елга (белешмәнең гамәлдә булу вакыты – 1 ел. – Авт.) барысын да онытып торырга ярый дип уйлау дөрес түгел. Ревакцинациянең акрын баруына да менә шундый уйлар сәбәпче. Чир беркая да китмәде. Сәламәтлек турында онытмасак иде. Белешмә ул – кәгазь генә. Аннан соң авыр булмасын – ревакцинация узу менә ни өчен кирәк. Вакцина ясаткач барлыкка килгән иммунитет организмны ярты еллап кына саклый. Белешмә генә аның күрсәткечен күтәрмәс бит инде. Вирусның моңа исе китми. Барлык фәнни тикшеренүләр дә кабат вакцина ясатуның чирнең авыр очраклары һәм COVID-19дан үлүчеләрнең кимүенә йогынты ясавын сөйли.

2.Ревакцинацияне кемнәр узарга тиеш?

Бу җәһәттән хроник авырулары булган кешеләргә һәм өлкән яшьтәгеләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Кабат вакцинация ясату антитәнчекләр артуга китерә, шуңа күрә алты ай саен аларны куәтләп торырга кушалар да.

Күпләр: «Вакцина ясаттым да авырдым», – ди. Әлбәттә, бу – мөмкин хәл. Чөнки иммунитет формалашсын өчен, иң кимендә 21 көн кирәк.

3. Чиргә каршы нинди чараларны үтәү мөһим? Алар үзгәрешсез калды. Вакцина ясату, битлек кию, дистанция саклау. Вазгыять тотрыклырак. Әмма бу давыл алдыннан була торган тынлык булмасын, дип куркам. Көн саен инфекция йоктырган 250ләп кешене теркибез. Көтәргә, күзәтергә кала. Һәм, әлбәттә, саклык чараларын күрергә. Вакцинация узу өчен кулай вакыт.

Кайда һәм ничек?

Хәзерге вакытта теркәлү урыны буенча медицина оешмаларында вакцина ясатырга мөмкинлек бар. Прививкага язылуның берничә төре барлыгын искәртик:

– Дәүләт хезмәтләре порталы аша;

– «122» номеры аша;

– сырхауханәгә шалтыратып;

uslugi.tatarstan.ru сайтында;

– Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп.

Прививка кадатырга килгәндә, үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм медицина иминиятләштерүе полисын алырга онытмагыз.

 

 


Фикер өстәү