Килде дә китте түгел…

2022 елда Татарстанга ничә кунак килгән? Мәдәни мирас өлкәсендә нинди яңалыклар бар? Татарстанның Туристлык буенча һәм Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитетлары йомгаклау коллегиясен бергә уздырды. 2022 елда ниләр эшләнгән һәм яңа елга нинди ниятләр белән керәләр –  әнә шул турыда сөйләштеләр.

Татарстанда туризм өлкәсен мәдәни мирас объектларыннан башка күз алдына китереп булмый. Россиянең икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Курков ике комитетның бергә эшләвенең уңай нәтиҗәләргә китерүен искәртте.

– Татарстанда туризмны үстерү һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре бергә хәл ителә, бу исә республикага әлеге өлкәләрдә уңышка ирешергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Татарстан бу юнәлешләр өчен һәм, гомумән, икътисад үсеше өчен ресурслар җәлеп итү һәм куллану буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Аерым алганда, соңгы өч елда республикага туризмны үстерү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Шуның 681 миллионы – федераль бюджет акчасы. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, Татарстан – төрле күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда. Республикадагы туристлар агымы елдан-ел арта. Әйтик, 2021 ел белән чагыштырганда, узган ел бу сан 12 процентка арткан, – дип сөйләде ул.

Мирас сагында

Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, 2022 елга нәтиҗә ясап, кайбер санлы мәгълүматлар белән таныштырды, киләсе елга бурычлар куйды. Ул шулай ук КФУның Энгельгардт исемендәге астрономик обсерваториясенең ЮНЕСКОның беренчел исемлегенә кертелүенә дә аерым тукталды.

Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта республика территориясендә Россия халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән 1714 шундый объект исәпләнә. Шуның 447се – федераль әһәмияткә ия. Барлыгы 205 объектка исә реставрация таләп ителә.

– Реставрация эшләре 2022 елда да тынып тормады. Комитет өчен  «Дротоевский йорты»ндагы эшләрнең төгәлләнүе аеруча мөһим. Бурычларга килгәндә, быел Кама Тамагы районындагы Михаил-Архангел чиркәвендә эшләрне тәмамларга ниятлибез. Ә Казандагы Завод мәчетендә, Әтнә районындагы «Даутов йорты»нда, Биектау районының Айбаш авылы мәчетендә  реставрация эшләре дәвам итәчәк, – дип сөйләде комитет рәисе.

Иван Гущин сүзләренчә, 2023 елда 177 мәдәни мирас һәм 259 архитектура объекты территориясенең чикләрен билгеләү буенча эш алып барылачак.

Йомгаклау коллегиясендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Үз чыгышында ул тарихи мирас объектларын саклау һәм торгызуны бөек эш дип атады.

– Күпмилләтле халкыбызның тарихи мирасын торгызу эшен алып барганда, без, асылда, үзебез яңарыш кичерәбез. Бу – укымышлы, мәгърифәтле кешеләр юлы. Моны аңлаган халкыбызга рәхмәт. Без мирасыбызны үзебездән соң киләчәк буынга тапшырырга әзер. Хәзер бары тик бу эшне башкару юлларын гына камилләштерергә кирәк. Беләм, без моны да булдырачакбыз, – диде ул.

Кунак булсаң…

Мәдәни мирас объектларыннан кешеләргә күчсәк, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов фаразлаганча, 2022 елда республикага 3,7 млн турист килгән булырга тиеш. Әлегә төгәл сан юк, бары фараз гына. Шулай булуына карамастан, 2021 ел белән чагыштырганда, безгә килгән туристлар саны шактый арткан. Бу үсеш 12 процент дип бәяләнде. Иң күп кунаклар Башкортстан, Удмуртия һәм Мәскәүдән килгән.

Татарстанга килгән кунакларның күпчелегенең республикага гашыйк булып кайтып китүе гаҗәп хәл түгел, билгеле. Республиканың туризм өлкәсе үсә, үзгәрә. Моны Сергей Иванов санлы күрсәткечләр белән дә, аерым мисаллар белән дә раслады. Шуннан соң ул туризм өлкәсендәге проблемаларны санады. Аларны Татарстанга килгән туристлар үзләре атаган.

– Беренчедән, хезмәт күрсәтү өлкәсенең аксавы. Икенчедән, елга транспорты өлкәсенең камил булмавы. Өченчедән, туристлар өчен автобуслар җитмәү. Дүртенчедән, кунакханәләрнең җитәрлек булмавы. Бишенчедән, туристлар агымы зур булган чорда эшчеләр җитмәү. Шушы проблемалардан чыгып, бурычлар билгеләнде, һәм аларны хәл итмичә, туризм тармагын үстерү мөмкин булмаячак, – диде комитет рәисе.

Президент Рөстәм Миңнеханов та йомгаклау коллегиясендәге чыгышын ике комитетның «йомшак» урыннарын барлаудан башлады.

– Без үзебезне мактарга яратабыз инде. Ләкин проблемаларыбыз да җитәрлек. Аларның барысын да комитет рәисләре үз чыгышларында җиткерде. Әмма алар коллегиядә генә хәл ителми. Һәр сорауны аерым карарга кирәк, – диде ул. – Бүген сез дини үзәкләрне телгә алмадыгыз. Алар шулай ук игътибар үзәгендә булырга тиеш. Дини үзәкләрдәге инфраструктураны камилләштерергә кирәк. Алар үзенә күрә тарту ноктасы булырга тиеш. Мәдәни объектлар да һәйкәл ролен үтәргә түгел, ә Татарстан халкына һәм кунакларыбызга хезмәт итәргә тиеш, – диде ул.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү