Татарстанда күзачкысыз буран: өч көндә айлык норманың 104 проценты күләмендә кар явачак

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген – 19 гыйнварда Ттатарстанда һәм Казанда бик көчле буран (500 метрга кадәр берни күреп булмаслык дәрәҗәдә), көньяктан секундына 15-20 метр, урыны белән 25 метр тизлектә көчле җил. Юеш кар явачак. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре. Иртән һава температурасы -10…-15 градус булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы -1…-6 градуска кадәр менәчәк.
Татарстан Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, 19-21 гыйнвар көннәрендә Казанда якынча 47 мм күләмендә явым-төшем булачак. Айлык норманың 104 проценты дигән сүз бу. Өч көн дәваында бик көчле кар-буран, секундына 20-27 метр тизлектә җил көтелә.


Фикер өстәү