Татарстанда хастаханәнең җылылык торбасы шартлаган

Бүген төнлә Питрәч авылында район үзәк хастаханәсе территориясе аша узучы җылылык торбасы шартлаган. Бу хакта “Татар-информ” Питрәч районы хакимияте башлыгы Илһам Кашапов сүзләренә таянып яза.

Район хакимияте, тиешле подразделениеләр җитәкчеләре белән киңәшмәдән соң, хәле әйбәтрәк булган сырхауларны өйләренә кайтарып җибәрү турында карарга килгән. Каты авырулар исә тиз генә “Ашыгыч ярдәм” машинасында Казанның 7нче хастаханәсенә озатылган.
“Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсе территориясендә торбаүткәргечне җир астыннан казып чыгару эшләре алып барыла. Шуннан соң су белән тәэмин итүне өзеп, торбаүткәргеч тиешле хәлгә китереләчәк. Килеп туган вазгыятьне шәхсән үзем контрольдә тотам”, – дип билгеләп үткән район башлыгы.


Фикер өстәү