19 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Хач ману көне (Крещение Господне)

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда иң олы бәйрәмнәренең берсе – Хач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Хач манылган су Тереклек суы дип йөртелә, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар.

 

Шәһәр башлыгы

1888 елның 19 гыйнварында Казан шәһәр башлыгы итеп Сергей Дьяченко сайлана, аның исеме белән шәһәр тарихында күп кенә мөһим вакыйгалар бәйле. шәһәрне төзекләндерүгә зур өлеш кертә: Черек күл туфрак беләнн күмелә, медицина-санитария бүлеге оештырыла, телефон, электр белән яктырту үткәрелә, трамвай юллары салына, Николаев, Андреев, Фукс бакчалары булдырыла, Кремль янында күперле Кизик дамбасы салына, сәнгать мәктәбе, сукырлар өчен училище оештырыла, шәһәр музее (1895 ел), хезмәт сөю йорты (1896 ел) һәм башкалар ачыла.

Шәһәр башлыгы булып ул 10 ел дәвамында тора, ике тапкыр сайлана.

 

Татар хатын-кызлары съезды

1921 елда Казанда татар хатын-кызларының беренче съезды ачыла. Әлеге съезд төрки халыкларның эшче hәм крестьян хатын-кызларының Бөтенроссия съезды алдыннан оештырыла. Съездга 30 градус салкында республиканың барлык почмакларыннан 350 делегат җыела.

 

 

Беренче телевизион матбугат конференциясе

1955 елда АКШ президенты Дуайт Эйзенхауэр белән дөньяда беренче телевизион матбугат конференциясе үткәрелә. Америка лидерлары массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына 1913 елдан бирле җавап бирә, ләкин бу чаралар киң җәмәгатьчелек өчен ачык булмый.

Беренче 33 минутлык матбугат конференциясе редакцияләнә һәм телевидение хезмәткәрләре тарафыннан 28 минутка кадәр кыскартыла.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү