Ельцинның кияве Путинның хакимияткә килү сәбәпләрен аңлаткан

Россия экс-президенты Борис Ельцинның элекке кияве Алексей Дьяченко илнең бүгенге Президенты Владимир Путинның хакимияткә килү сәбәпләрен әйткән. Бу хакта ул “Эхо Москвы” сайтындагы блогына язган.

Дьяченко әйтүенчә, Россиянең элекке Премьер-министры Евгений Примаков Ельцинның дәвамчысына әйләнергә мөмкин булган. Әмма аңа берничә сәбәп комачаулаган.

“Беренчедән, ул тәнкыйтьне бик авыр кичерә иде… Икенчедән, Примаков, Президент администрациясе ягына борылып та карамыйча, катгый төстә үзенекен итте”, – дигән Ельцинның элекке кияве.
Дьяченко Примаковның ил Президенты булып китмәвенең өченче сәбәбен болайрак аңлаткан. “Ельцин узгандагы ялгышлар йөгеннән, бурычлардан һәм үпкә-рәнҗешләрдән азат булган яшь кешене үзенең дәвамчысы итеп күрде. Ул эшен “чиста бит”тән башлаячак кешенең килүен теләде. Ельцин үзе дә шундый “чиста бит”не яратты”, – дип өстәгән Дьяченко.


Фикер өстәү