Үзенчәлекле һөнәр иясе Фаит ага Сәетов: «Тәңкә чүкер өчен сабырлык кирәк»

Зәй районының Әхмәт авылында үзенчәлекле һөнәр иясе яши. 90 яшьлек Фаит ага Сәетов ат дирбияләре тегеп, аларны үз куллары белән бизәгән, тәңкәләренә кадәр чүкеп ясаган. Дөрес, соңгы берничә елда бу эшеннән туктаган инде ул. Ә саулыгы һәм яшьлеге булганда, Фаит абыйның даны еракларга таралган. Ул матур еллар истәлеге – дирбияләр бүген дә гаиләдә бик кадерле ядкәр булып саклана.     

Гомере буе авылда яшәгән агай бер эштән дә тарсынмаган. Атын да, сыерын да караган. Сукасын да сукалаган, сугыш елларында тубал белән чәчүен дә чәчкән. Ә мондый үзенчәлекле һөнәр белән кызыксына башлавына исә авылдашы сәбәпче булган икән.

– Авылыбызда атлар ярата торган  бер зоотехник бар иде. Ул үзе гомер буе кашовка белән ат җигеп йөрде. Миндә дә шулай атларга карата мәхәббәт уята алды ул. Баштагы вакытларда аның атын киендереп, шуның белән йөргән идем. Соңрак үзем дә өч җигүле (тройка) ат әзерләдем. Акрынлап шуларга дирбияләр, тәңкәләр ясадым. Башта бер атны, аннан соң калган икесен матурладым, – дип искә ала ул елларны авыл агасы.

Сәламәтлеге, яшьлеге булганда, күрше-тирә авыл һәм шәһәрләрдә уза торган Сабантуйларын бер дә калдырмаган Фаит абый. Аларны искә алганда гына да күзләре очкынланып, күңеле күтәрелеп китте.

– Аһ, Сабантуйларда бик яратып йөрдем мин, – диде. – Өч атымны җигеп, матур итеп бизи идем дә, күрше-тирә авылларга, Зәй, Чаллыларга чыгып китә идем. Дустым – кара, мин ак атлар белән йөрдем. Ул атлар яратса да, дирбия, тәңкә ясау эшләрендә мин остарак булдым. Кызганыч, атларга мәхәббәт уяткан дустым мәрхүм инде.

Соңгы елларда җигүле атлар белән чыгып, мәйданга җыелган халыкның игътибар үзәгендә булмаса да, бер дирбиясен дә кешегә сатып җибәрмәгән. Кадерле истәлек итеп саклый. Без кергәч тә, улы Ринат абый келәттән йөгереп кенә шул дирбияләрне алып чыкты. Аларны безгә күрсәтеп йөргәндә, Фаит абыйның адымнарына, гәүдә тотышларына кадәр үзгәрде.

– Эш җаен белмәсәң, ансат түгел. Белгәч кенә әйбәт. Бик нечкә, зур сабырлык сорый торган эш бу. Шуңа күрә эшләвем дә озакка сузыла. Тәңкәләрне утырган җирдән ясый идем. Моның өчен әллә ни дә кирәкми. Кайчы, игәү, рашил, чүкеч, сандал булса җитә. Тимер-томыр эшләренә дә осталык та әллә ни мөһим түгел. Башта калай банкаларны кул кайчысы белән кисәсең дә, кырыйларын шомартып, түгәрәклисең. Шуннан соң бүкәндәге чокырга каплап, чүкеч белән сугасың. Дирбия, аркалык, ыңгырчак, камыт, дугада  тәңкәләр күп булса матур.  Төшкәләгәннәре дә булды. Алары урынына яңаларын ясадым. Чөнки шул килеш калдырсаң, матурлыгы бетә, – ди оста.

Бүген ул улы Ринат белән килене Әлфия тәрбиясендә гомер кичерә. Үзенчәлекле һөнәр иясе булудан тыш, Фаит абый әле  гармунда да бик оста уйный булып чыкты. Өйләрендә унга якын гармун, тальян бар аларның. Үзе генә түгел, гармунда «әткәй» дип өзелеп торучы улы да, килене дә өздерә.

– Гармун-тальяннарның кайсын үзем сатып алдым, кайсын бүләк итеп бирделәр. Саратов гармуны да авылда беренчеләрдән булып миңа килеп керде. Әлфия дә безгә килен булып төшкәнче үк гармунда уйный иде инде. Кайвакыт менә шулай өчәү тезелешеп утырабыз да рәхәтләнеп моңланабыз, – дип елмая 90 яшьлек Фаит абый.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү