Без яшәгән соңгы елларда упкын аша чыгуны хәтерләткән кыенлыклар торган саен ешрак очраячак. Әнә Илон Маскның сөяркәсе, рәсми никахлашкан хатыны булмаса да, аннан өч бала тапкан Граймс атлы хатын: «Безне киләчәктә халык санының кискен кимүе көтә», – дип кисәтә. Үзләрен дөнья хуҗалары дип санаучылар зур бәхетсезлекләрне мәйданга чыгарырга җыена дигән сүз бу. Шундый кыенлык шартларында депрессиягә бирелмичә исән калу, киресенчә, көч һәм куәт туплап алга омтылу аерым шәхес өчен дә, милләт өчен дә максатка әвереләчәк.
Без глобаль капиталистик системаның үлеме шартларында яшибез. Аның җан тартышы зур авырлыклар белән барачак, бәхетсезлекләр һәм бәлаләр аткан уклар гел өстебезгә явып торачак. Аларның төп сәбәбе Аллаһ тарафыннан тыелган, һәлакәткә илтә торган бер гөнаһның дәүләтләр тарафыннан да, бизнес тарафыннан да, кешеләр тарафыннан да киң кулланылуында. Кристин Лагард – Европа Үзәк банкы җитәкчесе – күптән түгел генә: «2025 ел ахырында глобаль әҗәт рекордлы 348 триллион долларга җитте, һәм соңгы кварталда гына ул 7,5 триллион долларга артты», – дип белдерде. Бу дөньяның еллык эчке тулай продуктының өч тапкырдан да күбрәк өлешен тәшкил итә. Финанс кризисы да, зур сугышлар да, пандемияләр дә шул сәбәпле чыга.
«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бу язмада тарихта тиңе күрелмәгән кризистан ничек исән-сау котылырга дигән сорауга җавап бирергә тырышачак. Җавап эзләп, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итик. Җирдән бер тузан бөртеге дә Аның ихтыярыннан башка күтәрелми, корыган бер яфрак та агачтан Аның әмереннән башка өзелеп төшми. Зур бәлаләр һәм кыенлыклар да бары тик Аның ихтыяры белән генә мәйданга чыга. Шулай булгач, бәла-казалардан куркудан туктыйбыз һәм курку хисен аларны безнең өскә юнәлтә торган абсолют хакимлеккә ия Затка юнәлтәбез. Барлык бәлаләрдән дә котылуның универсаль формуласын Галәмнәрнең Хуҗасы «Талак» сүрәсенең 2 нче аяте ахырында һәм өченче аятендә китерә:
«Кем дә кем Аллаһтан сакланса, Ул аның өчен авыр хәлдән чыгу юлын булдырыр. Һәм аны һич уйламаган җирдән ризыкландырыр.
Кем дә кем Аллаһка гына тәвәккәл кылса, Аңа шул җитә...».
Аллаһтан саклану – Аннан куркып, гөнаһлардан тыелу дигән сүз. Әйтик, процентлы кредиттан баш тартасың һәм… барыбер тораклы да, машиналы да буласың. Йөз процентка эшли бу формула, хәтта бүгенге котырган инфляция һәм банк процентлары шартларында да. Тигезләмә болай корыла: хәрамнәрдән баш тартасың да хәләл мал эзләүнең барлык юлларын кулланасың, тик ятмыйсың, вакытны бушка уздырмыйсың. Тәкъвалыгың тиешле югарылыкта булса, көтелмәгән җирдән финанс агымнары ачылачак һәм максатыңа ирешәчәксең. Бу урында бер нәрсәне истә тотарга кирәк: исламда иман төшенчәсе белән янәшә «якыйн» – бер шиксез инану (русчасы убежденность) дигән нәрсә килә. Якыйн юк икән, син Аллаһка тәвәккәл дә кыла алмыйсың, димәк, максатыңа да ирешмәячәксең.
Бүген меңләгән академик, дәүләт эшлеклеләре, канун әвәләүче депутатлар финанс кризисыннан һәм демографик кризистан чыгу юлларын эзли. Кайвакыт тузга язмаган проектлар тәкъдим ителә, әмма арба түбән тәгәри: финанслар мәтәлчек ата, халык кырыла, үрчеми. Күптән түгел генә бер санга юлыктым: Американың ак тәнле либераллары арасында туу коэффициенты 0,5 процент кына икән, ягъни ике хатынга бер бала туры килә. Әйтерсез инде: алар бала табарга теләми, дип. Кайберләре ничек кенә тели әле, әмма бала тумый.
Аллаһы Тәгалә матди һәм демографик кризислардан берьюлы чыгу юлын «Нух» сүрәсенең 10–12 нче аятьләрендә бирә. Аллаһтан кичерү сорарга куша һәм шул әмер үтәлсә: «Ул сезне мал-мөлкәт һәм угыллар белән куәтләндерер...» – ди. Дәүләтләрнең һәм кавемнәрнең бүген чишелмәслек булып тоелган проблемалары даими рәвештә көн саен йөрәк һәм тел белән истигъфар кылу – Аллаһтан кичерү сорау юлы белән хәл ителә ала. Тәүбә чын булганда, нәтиҗәсе гарантияләнгән. Даими истигъфар проблемаларны болай хәл итә: ярдәм көтелмәгән җирдән килә, мал бәрәкәтлегә әйләнә. Кичерү сорау ихлас һәм инану (якыйн) белән булганда, шәхес гөнаһларны туктата һәм югарыда искә алынган «Талак» сүрәсе аятендәге Аллаһның вәгъдәсе тормышка ашырыла.
Без аларны яратмасак та, тормыш кыенлыклары, аларны дөрес каршы алганда, гел безнең файдага эшли. Танылган бер шагыйрә әдәби журналларның берсенә әңгәмәсендә: «Нужа калач ашата», – дигән иде, ягъни кыенлыклар кешене үстерә, матди проблемаларны уңышлы хәл итәргә өйрәтә. Мәшһүр бер мөселман галиме дә: «Авырлыкларны шатланып каршы алыгыз: әгәр алар бер-бер артлы килсәләр, Аллаһ белән ант итәм, алар артыннан иминлек һәм рәхәтлек киләчәк. Сынау никадәр көчлерәк булса, җиңү шулкадәр якынрак», – дип өметләндерә.
Өскә бәла ишелеп төшкәндә, кул кушырып утырмыйсың, билгеле. Бәланең Аллаһтан икәнен аңлыйсың һәм үзеңне тыныч тотасың, чөнки аның язганы син теләгәнгә караганда яхшырак. Үзеңнең зәгыйфь һәм көчсез икәнеңне аңлыйсың да: «ләә хәүлә вә ләә куәтә иллә биЛләһ» («һичбер көч-куәт юк, бары тик Аллаһтан гына») дигән сүзләрне кабатлый башлыйсың. Йөрәк һәм тел белән кушылып әйтелгәндә, бу зикер сәбәпле ярдәм тиз килә. Әйтер идем: могҗизга тиң үзгәрешләр мәйданга чыга. Әбд әр-Рауф әл-Мунави дигән галим бу хакта: «Катлаулы мәсьәләләрне чишү өчен «Аллаһтан башка көч һәм куәт юк» дигән сүзләрдән дә нәтиҗәлерәк бернәрсә дә юк. Әгәр дә ихтыяҗы булган кеше бу сүзләрнең эчендә нәрсә яшеренгәнен белсә иде, аңа Аллаһтан ярдәм, уңышны кабул итүдән башка берни дә калмас иде», – ди. XVII гасырда яшәгән күренекле табиб Ибн Саллум үз шәкертенә: «Минем белән 1091 һиҗри елда зур бәла булды, бик зур куркыныч эчендә калдым. Мин өзлексез рәвештә:
«Ләә хәүлә вә ләә куәтә иллә биЛләһ» дип көндез дә, төнлә дә кабатладым. Һәм Аллаһ минем хәлемне бик тиз җиңеләйтте», – ди.
Коръәндә авырлыклардан чыгуның тулы бер системасы китерелә. Без иң нәтиҗәле ике ысулны гына бирдек. Әгәр Аллаһ өйрәткәннәрне тулысынча куллансак, авырлыклар һөҗүмен шатланып каршы алыр һәм озатып калыр идек.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез