Республика балалар клиник хастаханәсендә Бөтендөнья балаларны яклау көнен бәйрәм иттеләр

Республика балалар клиник хастаханәсендә Бөтендөнья балаларны яклау көнен бәйрәм иттеләр, дип хәбәр итә хастаханә матбугат хезмәте.

Балалар белән аниматорлар күңел ачкан, һава шарлары таратканнар, бәйрәм ахырында аны һавага очырганнар. Кечкенә сырхауларга өстәл уеннарында катнашырга мөмкинлек булды, теләге булганнарга аквагримм ясалды.

«Балалар — илебезнең һәм республикабызның киләчәге ул. Безнең иң төп бурычыбыз — балаларыбызны сәламәт һәм белемле итү. Сез барыгыз да беләсез, безнең республикада моның өчен күп нәрсә эшләнә», — диде бәйрәмне ачу тантанасында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады.

— Һәр бала игътибар, мәхәббәттә һәм кайгыртуда үссен иде. Балаларның эчкерсез елмаюлары күбрәк булсын. Иркәләргә, яратырга онытмагыз. Аларны бәхетле балачагы өчен без җавап тотабыз, — диде табиб.


Фикер өстәү