Россия сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашуда: “Мин аның алдында баш иям”

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков җеназасында мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.

– Авыр югалтуга дучар булдык – коллегабыз, дустыбыз арабыздан мәңгегә китте. Бу кеше, асылда берсеннән да сикереп кенә үтмичә, медицинаның барлык баскычлары аша узды. Медицинаның үсүен бик төгәл тоемлаган, билгеле бер вакытта нәрсә эшләргә, нинди көчләрне тупларга, халыкка нинди ярдәм күрсәтергә икәнен бик яхшы белән кеше иде”, – дип билгеләп үтте Мурашко.

Россия сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, Садыйковка кыска гына гомере эчендә күпне күрергә туры килгән. Ул коронавирус башлануга тәүге сырхауларның нәкъ менә Казанга килеп эләгүен искә төшерде. Марат Садыйков, табиблар белән бергә мондый сырхауларга ярдәм итү ысулларын автомат рәвешкә диярлек җиткереп, һәрвакыт элемтәдә иде, диде федераль министр.

Мурашко, Марат Наил улының сүзләре һәрвакыт ышаныч тудырды, дип искә төшерде. Ул иң катлаулы хәлләрдә дә: “Шеф, барысы да яхшы, кирәк булганның барын да эшлибез”, – дип әйтә иде, диде Мурашко министр, тавышының калтыравын яшерә алмыйча.

“Мин аның алдында баш иям”, – дип йомгак ясады ул.

Видео: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү