Айрат Фәррахов Марат Садыйков турында: «Ул ышаныч тудыра, уртак тел таба белә иде»

Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов кичә 54нче яшендә кинәт вафат булган сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның тиңдәшсез сыйфатын телгә алып үтте.

“Бу кешенең уникаль сыйфаты – ышаныч тудыра, уртак тел таба белүе. Кирәк икән, шаяртып, оптимизм белән куелган бурычларны үтәве. Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә бергә булдырганны саклый, ишәйтә һәм ныгыта алганы өчен Маратка чиксез рәхмәтлемен”, – диде Айрат Фәррахов бу минутларда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында барган җеназада.

Фәррахов искә төшереп үткәнчә, 1993 елда ул Садыйков белән бер үк көнне Казан медицина институтын гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлау турында диплом алган. Депутат шулай ук, үзенең тәкъдиме белән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Марат Садыйковны 7нче шәһәр хастахәнәсенә җитәкче итеп билгеләве турында сөйләп үтте.

Тынгысыз йөрәк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат


Фикер өстәү