Татарстан Прокуратурасы бер кыз белән малай сөрем газы белән агуланганнан соң, тикшерү башлап җибәргән

Бер очрак – Әлмәт районында, икенчесе – Казанда булган.

Татарстан Прокуратурасы ике баланың: Әлмәтнең Түбән Мактама бистәсендә – 16 яшьлек үсмернең һәм Казанда (Белинский ур., 5) – 12 яшьлек кызның сөрем газы белән агулануы турында хәбәр буенча тикшерү оештырган.

Икесе дә хастаханәгә озатылган. Ике очракта да гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – төтен юлының төзексез булуы.

Ведомство белгечләр белән берлектә агулану сәбәпләрен ачыклаячак, газ җиһазыннан ни дәрәҗәдә имин файдалануны тикшерәчәк.


Фикер өстәү