Татарстан Президенты Марат Садыйков турында: “Марат ышанычлы һәм төгәл кеше иде”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның җеназасында аның нинди кеше булуын искә төшерде.

“Марат ышанычлы һәм төгәл кеше иде. Пандемия республика сәламәтлек саклау системасының ничек төгәл эшләвен күрсәтте. Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын эчкерсез уртаклашам. Бик зур югалту. Дустыбызның истәлеген мәңгегә саклаячакбыз”, – дип басым ясап әйтте ул.
Рөстәм Миңнеханов министрның хатыны, балалары һәм әтисенә теләктәшлек сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Президент басым ясап әйткәнчә, Марат Наил улы республика ватанпәрвәре. сәламәтлек саклау ватанпәрвәре иде.

Марат Садыйков белән хушлашу мәрәсименнән ФОТОРЕПОРТАЖ


Фикер өстәү