Алмаз Мирзаянов: «Ике каш арасына иннек тә сөртмибез, «күз» дә такмыйбыз»

Кичә җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар кызлары Нәзирәнең бәби туен үткәрде.  Мәҗлескә иң якын кешеләре җыелган иде. Әлеге бәйрәмне Рамил хәзрәт Юнысов Коръән сүрәләре укып башлады. Ул бу чараны яшьләрнең милли традицияләрне кире кайтаруы дип тә атады. Чынлап та, бик матур йола бу. Бәхетле әти-әнинең хисләрен гел сорашып торабыз. Матур йола уңаеннан  тагын бер кат хәлләрен белештек.

– Безнең Мөслимдә бәби чәе дигән нәрсә юк. Балага исем кушканда бер җыелышабыз да шуның белән шул. Ә менә Саба, Теләче якларында бу йола сакланган. Зөлфирәләрдә бәби ашы китерүчеләр дә күп. Үзебезнең дә бик күп бәби чәйләрен уздырган булды. Аннары җырчылар да, бәбиләре тугач, мәҗлес уздыра башлады. Эстрадада бу эшне Зинира һәм Ризат Рамазановлар башлады, дип әйтә алам. Уллары тугач, без мәҗлесне алып барган идек, – ди Алмаз.

Ул чакта  Рамазановлар сүзне кыска тота. Ризат Мирзаяновларга, бәбиләре тугач, бәйрәмне үзләре алып барачагын әйтә.

– Ул чакта әле бәби уйда да юк иде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә биргәч, кызлы да булып куйдык. Нәзирәбезнең бәби чәе – якын кешеләрне бергә җыю иде. Болай да гел моңсу сүзләр ишетеп, борчулы заманда яшибез. Ни булса да, тормыш дәвам итә. Сабыйлар да туа.  Ничек тә яшәргә кирәк. Барысын да уйладык та, булганына шөкер итеп, хәләл мәҗлес җыйдык. Догалар укылды, яхшы теләкләр ишеттек. Күңелгә бик рәхәт. Шул хисләр белән очып кына йөрим әле.

Нәзирәнең болай күп кешегә күренгәне юк иде бит әле. Алмаздан күз тию турында да сораштык. Баксаң, алар башларын мондый уйлар белән бик тутырмый икән. Ике каш арасына иннек тә сөртмиләр, «күз» дә такмыйлар. Хәзрәт өйрәткән аларны. Иң яхшысы – шырпы яндырып, аның карасын маңгайга төртеп кую икән. Усал күзлеләрнең карашы шунда төшсен өчен эшләнә, ди. Алмазлар да шулай иткән.

– Кичен өйгә кайткач, башта юынып чыктык. Нәзирәне дә коендырдык. Аннары үзем белгәннәремне укыдым. Кызым бик тәмләп йоклады бугай. Хәер, мин ишетмәдем. Әнисе нишләгәндер, – ди ул.

Без дә кечкенә Нәзирәне котлыйбыз. Аңа хәерле гомер, ныклы сәламәтлек, пар канатлы булып, тигезлектә үсүен телибез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү