Үзебезнең батырлар. Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган бәйгедән РЕПОРТАЖ

Беренче җиңү – иң кадерлесе. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган бәйгедә өч егет тәүге мәртәбә батыр калды. Ә тагын сигезе узган елгы уңышын кабатлады. Теләчедән Раил Нургалиевка исә, Айрат Гыйлаев янәшәсенә басу өчен, нибары бер адым ясыйсы калды. Әлеге турнирда келәмнән читтә дә батырлык кирәклеген искә төшердек.

Турнир язмышы – көрәшчеләр ныклыгында

Раил димәктән, Муса Җәлил турнирының ачылыш тантанасын да Теләче батыры башлап җибәрде. Аның кечкенә улы белән батырлык турында сөйләшүе егетлекнең гаиләдә башлануын күрсәтте. «Әти, минем дә үскәч көрәшче буласым килә!» – дигән кечкенә малай соңыннан турнир вакытында да келәм яныннан китмәде диярлек. Берничә елдан келәмдә Бәхтияр Нургалиевның бил алышканын күрсәк, гаҗәп булмас.

– Илебезнең бөтенлеген саклау өчен көрәшүче ир-егетләребезнең язмышын каһарман-шагыйрь Муса Җәлил язмышы белән бәйләп күрсәткән ачылыш тантанасын карадык. Ул безне кабат рухландырды, тулыландырды, безнең көчле, ихтыярлы, булдыклы халык булуыбызны күрсәтте, – диде ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов. – Әлеге дәрәҗәле турнир белән без татар көрәшенең яңа сезонын башлап җибәрәбез. Быел без аның алтмыш беренче сәхифәсен язабыз, ә турнирның дәрәҗәсе елдан-ел арта гына!

Турнир ел саен үзе дә көрәшче булган Муса Җәлил батырлыгы рухында үтә. Быел да аның шигырьләре янә бер кат күңел аша узды, хәзерге батырлар исеменнән аңа атап язылган хат егетлекнең еллар узса да җуелмас төшенчә булуын раслады. Хәзерге көндә батырлыкларын махсус хәрби операциядә күрсәтүче көрәшче ир-егетләребез безнең сәламне кабул итәр, ә бүген мәйдан тотучылар егетлекнең нәрсә икәненә тагын бер кат төшенер дип ышанабыз. Ватан сакларга киткән егетләрнең рәсемнәре зур экранга чыккач, хәтта көрәшчеләрнең дә күзләре яшьләнде.

Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сүзләре белән әйтсәк, турнир язмышы – менә шушы көрәшчеләр ныклыгында.

– 61 ел элек, әлеге бәйгене гамәлгә куйганда, редакция хезмәткәрләре аның бүгенгә кадәр килеп җитәчәге турында уйлап та карамагандыр, бәлки. Әмма турнир язмышы – көрәшчеләр ныклыгында. Аны бүгенгә кадәр алып килеп җиткергән өчен, буыннан-буынга тапшырган өчен, аңа үзгә мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле көрәшчеләр! – диде ул.

Артыгы булмый

Хәзерге вакытта Татарстанда 11770 кеше көрәш белән шөгыльләнә. Шуның 3500гә якыны – балалар һәм үсмерләр. Саннарны төрлечә бәяләп була. Моннан 15–20 еллар элек булган күрсәткечләр белән чагыштырсак, кимегәнне күрәбез. Ә бүгенге вазгыятьне исәпкә алсак, булганына шөкер итәрлек. Авыл җирендә кулына сөлге алырлык малайлар санының ничек үзгәргәнен күреп торабыз. Җитмәсә, республикада 140лап спорт төре бар. Бәйгенең беренче көнендә Татарстан Көрәш федерациясенең президиум утырышында катнашучылар булганны саклап калу, кул астындагы мөмкинлекләрдән файдалану турында сөйләштеләр.

Көрәш булмаган төбәк юк. Әмма хәлләр төрлечә. Балтач кебек барлык бәйгеләрдә үз егетләре белән чыгыш ясаган районнар янында, зур турнирга команда туплап җибәрә алмаганнары да җитәрлек. Федерациянең президиум рәисе Марат Әхмәтов белдергәнчә, күп нәрсә районнардагы җитәкчелекнең көрәшкә мөнәсәбәтеннән тора.

Сөенечне икегә тапкырладылар

Бәйге келәмендә бу мөнәсәбәтнең нәтиҗәсен күрдек. Очраклы җиңү бер мәртәбә булырга мөмкин. Калганы – еллар буе башкарылган хезмәт җимеше. Алга китеп булса да шуны әйтик: быелгы бәйгедә 8 егет узган елгы батырлыгын кабатлый алды. Иң җиңел һәм иң авыр категорияләрдә чыгыш ясаган көрәшчеләр янә җиңүче исемен яулады. Ә сөенечләре тагын да зуррак булды. Ник дигәндә, Муса Җәлил турнирында батыр калган егетләргә быел 100әр мең сум күләмендә бүләк тапшырдылар. Икенче урын алучылар – 70, өченчедә калучылар 50шәр мең сумга ия булды.

Былтыргы уңышын кабатлаучыларның беренчесе – Лаештан Алексей Абрамов. 60 килога кадәрге категориядә чыгыш ясаучы егет узган елгы финалда үзе белән бер командада чыгыш ясаган Илфат Миңнегалиевтан өстен чыкты. Бу юлы исә Әлмәттән 20 яшьлек Рубин Рәҗәбовны отты. Әлеге көндәшлек озак елларга сузылырга мөмкин әле. Илнар Закировның да дусты Алексейдан калышасы килмәде. 65 килолы егетләр арасында узган хәлиткеч алышта Чистай командасы вәкиле әле оешып кына килүче «Зилант» клубыннан Алмаз Миңнехуҗинны чистага салды һәм газетабыз бәйгесендә дүртенче җиңүен яулады.

Алабугадан Ислам хаҗи Фәлаховның хәзер өч җиңүе бар. Лаеш командасыннан Илназ Рамазанов белән озак тартышты алар. Илназ узган ел 75 килолы егетләр арасында икенче булса, быел 70ләр ярышында батыр асты калды. Илназның тренеры Динар Кәримуллин исә, 75ләр арасында икенче ел рәттән батыр калып, җиңүләр санын дүрткә җиткерде. Финалда ул Чистайдан Булат Гадершиннан өстен чыкты.

Абый киткәч

Узган ел 80 килолы егетләр арасында Теләчедән Эмиль Мавлин җиңү яулаган иде. Быел Әлмәт өчен бил алышкан Рафаэль Кәлимуллинга тиңнәр булмады. Муса Җәлил бәйгесендә беренче мәртәбә батыр калган егеткә Кәлимулиннарның абруен саклау өчен икеләтә тырышырга туры киләчәк. Авырлыгы 85 килодан артмаган көрәшчеләр арасында да яңа батыр. Былтыр Рафаэльнең абыйсы Ренас сигезенче җиңүенә ирешкән иде. «Ренас тәнәфескә чыкмый», – дип язганбыз узган ел. Тәнәфес сорап килми икән. Быел әлеге категориядә иң көчле егет булып Лаештан 21 яшьлек Рүзәл Тимергалиев танылды. Кукмарада туып-үскән егет хәлиткеч очрашуда үзеннән 15 яшькә өлкәнрәк Фаяз Зариповны отты. Фаяз – Арча егете, ә хәзер «Зилант» өчен бил алыша. Әмма барыбер Илшат абыйсы Идиатовтан ерак китми.

Чаллыдан Азат Габдрәшитов белән Рөстәм Сәлахов узган ел 85 килолы егетләр ярышында икенче һәм өченче булганнар иде. Берсе – Актаныштан, икенчесе Зәйдән. Ел дәвамында икесе дә 5 килога авырайганнар. Бу юлы 90нар финалында очраштылар. Рөстәм бил алышканда абыйсы Радик бик борчылса да, Азат өстен чыкты.

Татарның көрәш дөньясында иң танылган егетләрнең берсе Булат Мусин быел 30 яшен тутыра. Яңа Чишмә егетенең осталыгы беркайчан да шик уятмады. Ходай биргән сәләте янына җитдилек тә өстәлгәч, Булат бер башка күтәрелеп киткәндәй булды. Хәлиткеч ярышларда ул, башта Илнар Галимовны, аннары Егор Такарлыковны чистага салып, үзенең өстенлеген тагын бер кат раслады. Хәзер Мусинның Муса Җәлил бәйгеләрендә алты җиңүе бар. 115 килолы егетләр ярышын икенче ел рәттән откан Раил Нургалиевка, легендар батыр Айрат Гыйлаев белән янәшә басар өчен, нибары бер адым ясыйсы калды. Газетабыз турнирын Раил – 11, Айрат 12 тапкыр отты. Шикләнмибез, Нургалиев тарихка кереп калу өчен барысын да эшләячәк.

Авырлар җиңел көрәшә

Иң авыр категорияләрдә соңгы еллардагы ярышларны күреп, күңел сөенә. Сер түгел, дәүләр арасындагы очашулар бил алышудан бигрәк этеш-төртешкә әверелә иде. Яшь егетләр барысын да үзгәртте. Зәй егете Радик Сәлаховка авырлыгы 130 килодан артмаган көрәшчеләр арасында тиңнәр юк. Моңарчы Әлмәт һәм Лаеш өчен бил алышкан Радик җиңеп чыккач, аны  Чаллы егетләре күккә чөйде. Келәмнән чыккач, көндәшләр көрәштәшкә әверелә. Хәзер Сәлахововның биш җиңүе бар. Энесе Рөстәмнең батыр каласына да нык өметләнде ул. Бераз сабыр итәргә туры киләчәк. Алар белән Чаллы келәмендә бергә шөгыльләнүче Ранис Гыйлаҗетдинов иң авыр категориядә җиңү белән генә чикләнмәде һәм Ильяс Галимов исемен йөртүче бүләккә дә лаек булды. «Ватаным Татарстан» газетасы һәм Татарстан Көрәш федерациясенең уртак бүләге финалда иң яхшы алым күрсәткән егетләргә инде дүртенче ел рәттән тапшырыла. Ранисның ничек бил алышканын күреп торса, Ильяс абыйсы да сөенер иде. Келәмдә Гыйлаҗетдиновны аркасына салырлык бер генә кеше бар: тренеры Илнур Хәйбулллин. Шәкерте батыр калгач, остазның аны күтәреп, чистага салуы көрәш ярышларының матур гадәтенә әверелде.

Командалар ярышында өченче урында – Әлмәт егетләре. Былтыр өченче булган Теләче быел икенчегә күтәрелде. Турнирны икенче ел рәттән Лаеш егетләре отты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов якташларын зур бәйгеләргә фәнни дәрәҗәдә төгәллек белән әзерли. Барысы да үлчәнгән һәм төгәл исәпләнгән. Икенче урынны алган Теләчедә дә көрәшкә шундый мөнәсәбәт. Район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин баштан ахырга кадәр үзе күзәтеп тора. Ялгышырга урын юк. Ә мәйданга шушы ике район егете чыкса, келәм читендә Теләче Сабан туе башлана! Хәер, кемнең кайдан булуы мөһим түгел. Барысы да – үзебезнең батырлар!

 

Гадәттәгечә Муса Җәлил бәйгесендә узган елның иң яхшы көрәшчеләрен, тренерларын, хөкемдарларын бүләкләделәр.

Иң яхшы көрәшчеләр: Радик Сәлахов, Динар Кәримуллин, Раил Сәлахетдинов, Ранис Гыйләҗетдинов.

Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар: Рүзил Ганиев, Илгиз Шәмсевәлиев, Динар Кәримуллин.

Өлкәннәр белән эшләүче иң яхшы тренерлар: Илнур Хәйбуллин, Җәүдәт Хөсәенов, Динар Кәримуллин.

Иң яхшы хөкемдарлар: Динар Зиннәтуллин, Алмаз Сафин, Данис Закиров, Илһам Волков.

Иң яхшы командалар: Әлмәт, Чаллы, Арча, Кукмара, Балтач.

«Ел ачышы» булган командалар: Чистай, Лаеш, Азнакай.

 

Алексей Абрамов:

– Күптән түгел Татарстан чемпионатында җиңелдем, әзерлегем шуның чаклы гына иде. Бу юлы реванш алдым дисәм дә була, бик каты әзерләндек. Үзем өчен иң әһәмиятле турнирда икенче тапкыр җиңү – зур нәтиҗә инде ул. Монда ел саен иң көчлеләр җыела.

Илнар Закиров:

– Беренче җиңү белән чагыштырып булмый, билгеле. Беренче җиңү – иң шәбе, иң истә кала торганы, иң кадерлесе. Икенче һәм аннан соңгы җиңүләр бераз тынычландыра, яхшы формада булуыңны раслый. Җиңү лидерлыкны саклауга караганда җиңелрәк.

Ислам Фәлахов:

– Ел саен үземә: «Бу юлы да сынатмаска!» – дип, җиңү бурычы куям. Бу юлы да бурыч үтәлде, мин канәгать. Яшермим, финалда бил алышу җиңел булмады. Илназ белән (Рамазанов. – Авт.) бер-беребезне яхшы беләбез, ахыргача киеренке көрәш булды.

Динар Кәримуллин:

– Бу җиңү – тырышлык нәтиҗәсе. Мин бар көчемне, бөтен вакытымны көрәшкә бирәм. Кичә генә «Иң яхшы көрәшче» исемен алып, бүген үземдә шөгыльләнүче егетләр алдында көрәшү икеләтә җаваплылык булды. Мин алар өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырга тиеш бит.

Рафаэль Кәлимуллин:

– Иң беренче һәм иң кадерле җиңүем. Ике көне дә бик киеренке булды. Шуңа да хәзерге вакытта хис-кичерешләремне әйтеп аңлатып булмый. Дөресен генә әйткәндә, миңа җиңүләремнең саны да мөһим түгел. Чын мәгънәсендә халык чемпионы буласым килә.

Рүзәл Тимергалиев:

– Турнирга кадәр дүрт килога ябыгырга туры килде, моңарчы 90 килода көрәшә идем. Бу категориядә моңа кадәр Фаяз (Зарипов. – Авт.) җиңеп килде. Аның белән беренче тапкыр көрәштем. Финалдагы алышта аннан өстен булу – минем өчен икеләтә җиңү.

Азат Габдрәшитов:

– Башка елларны призлы урыннарда гына кала идем, күптән көтелгән җиңү бу. 10 еллап тырышырга туры килде. Соңгы алышта командадашым белән көрәштек. Аның алымнарын белгәч, җиңел булды. Ләкин аны кимсетәсе дә килми. Хәер, көрәштә дус-туганлык онытыла инде.

Булат Мусин:

– Күреп торасыз, көрәш бик киеренке булды. Егетләр яхшы әзерләнгән. Кайсыдыр алыш җиңелрәк, кайсысыдыр авыррак булды, дип әйтеп булмый. Һәр көрәшче үзенчәлек, һәркайсына аерым алым кирәк. Ләкин, шөкер, бүген бәхет миңа елмайды. Бу – инде алтынчы җиңүем.

Раил Нургалиев:

– Аллаһы Тәгаләгә, әниемә, гаиләмә һәм минем өчен җан аткан һәркемгә рәхмәтле мин бүген. Бу турнирның дәрәҗәсе елдан-ел арта. Шулай дәвам итсен! Безнең өчен бик әһәмиятле бәйге ул. Быел аның ачылыш тантанасын барыбыз да дулкынланып карадык, оештыручыларга бик зур рәхмәт!

Радик Сәлахов:

– Бу җиңүемне дә, беренче чиратта, әтиемә багышлыйм. Әлегә ниләр кичергәнемне әйтеп аңлату кыен. Гадәттә, җиңеп кайтып, берәр атнадан соң гына аңыша башлыйм. Турнирга кадәр имгәнгән идем, шуңа да бу юлы авыррак булды. Ләкин җиңәргә насыйп булган икән.

Ранис Гыйләҗетдинов:

– Бу турнир – күңел бәйрәме. Монысы – өченче җиңүем. Соңгы алышта Муса Галләмов белән көрәштек. Бер-беребезне шактыйдан беләбез, икебезнең дә тәҗрибә бар, шуңа финал аеруча авыр, киеренке барды. Бик каты әзерләндек, шөкер, нәтиҗәсе дә булды.

 

Быелгы бәйге җиңүчеләре

60 кило:

I урын – Алексей Абрамов (Лаеш)

II урын – Рубин Рәҗәбов (Әлмәт)

III урын – Ильяс Йосыпов (Балтач), Ленар Әүхәдиев (Балтач)

65 кило:

I урын – Илнар Закиров (Чистай)

II урын – Алмаз Миңнехуҗин (Зилант)

III урын – Рәсим Хаҗиев (Әлмәт), Райнур Фәйзрахманов (Зилант)

70 кило

I урын – Ислам Фәлахов (Алабуга)

II урын – Илназ Рамазанов (Лаеш)

III урын – Илнар Муллахмәтов (Балтач), Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш)

75 кило

I урын – Динар Кәримуллин (Лаеш)

II урын – Булат Гадершин (Чистай)

III урын – Мөнир Галләмов (Теләче), Камил Хаҗиев (Әтнә)

80 кило

I урын – Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)

II урын – Айнур Нургалиев (Мамадыш)

III урын – Инсаф Кәримуллин (Арча), Рамиз Исрафилов (Кукмара)

85 кило

I урын – Рүзәл Тимергалиев (Лаеш)

II урын – Фаяз Зарипов (Зилант)

III урын – Инсаф Мөбарәкшин (Арча), Илгизәр Галимуллин (Балтач)

90 кило

I урын – Азат Габдрәшитов (Чаллы)

II урын – Рөстәм Сәлахов (Чаллы)

III урын – Рамил Мөхәмәтов (Теләче), Ранис Галимуллин (Лаеш)

100 кило

I урын – Булат Мусин (Чистай)

II урын – Егор Такарлыков (Чаллы)

III урын – Айгиз Зәйнетдинов (Теләче), Илнар Галимов (Чаллы)

115 кило

I урын – Раил Нургалиев (Теләче)

II урын – Марат Миначев («Зилант»)

III урын – Айнур Сыртаев (Чистай), Рифат Ахунҗанов (Саба)

130 кило

I урын – Радик Сәлахов (Лаеш)

II урын – Раил Мараков (Теләче)

III урын – Ирек Шаяхмәтов (Әлмәт), Ринат Дәүләтшин (Кукмара)

130+ кило

I урын – Ранис Гыйлаҗетдинов (Чаллы)

II урын – Муса Галләмов (Лаеш)

III урын – Валерий Леонтьев (Саба), Константин Морозов (Түбән Кама)

Командалар беренчелеге

  1. Лаеш
  2. Теләче
  3. Әлмәт
  4. Зилант
  5. Чаллы
  6. Чистай
  7. Балтач
  8. Арча
  9. Кукмара
  10. Саба

 

 

 

 


Фикер өстәү