Балалы нигез. «Гаилә ипотекасы» программасын озайтырга җыеналар

Кечкенә бала тәрбияләүче гаиләләргә сөенче! Илдә «Гаилә ипотекасы» программасын озайтырга җыеналар. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтте. Билгеле булганча, 6 процентлы әлеге программа бу елның 1 июленә кадәр гамәлдә. Яңалык чынга ашса, алга таба торак бәясе дә төшә башларга мөмкин, ди белгечләр. Түбә турындагы хыял чынга ашарлыкмы?

Казанда яшәүче Рамилә һәм Алмаз Гарифуллиннар «Гаилә ипотекасы»ннан файдаланган инде. 2019 елда икенче балалары тугач, улларына дип, әлеге программа ярдәмендә бер бүлмәле фатир сатып алганнар.

– Банк 6 процентлы ипотекага үзеннән дә ташлама өстәп, акчаны бурычка 5,4 процент белән бирде. Бүген уртача кредит ставкасы 18–20 процент икәнен искә алсак, бу – бик аз. 2019 елда 2,8 миллион сумга сатып алган 32 квадрат метрлы фатир өчен аена 15 мең сум чамасы акча түлибез. Кечкенә бала тәрбияләүче гаиләләрнең чыгымнары болай да бик күп. Кредит исә гаиләбезгә артык авырлык китерми, – ди гаилә башлыгы.

Ил күләмендә берничә ташламалы ипотека программасы гамәлдә: яңа йортлардагы фатирларга «Ташламалы ипотека» – 8%, «Гаилә ипотекасы» – 6%, IT-белгечләргә ипотека – 5%, «Авыл ипотекасы» – 3%, «Ерак Көнчыгыш ипотекасы» – 2%, Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр өчен ташламалы ипотека 2% тәшкил итә. Моннан тыш, илнең кайбер төбәкләрендә яшәү шартларын яхшыртуга бәйле аерым программалар да бар. «Ташламалы ипотека» һәм «Гаилә ипотекасы» рәсми рәвештә 2024 елның 1 июленә кадәр гамәлдә.

4 февраль көнне Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин «Гаилә ипотекасы» программасының озайтылачагын әйтте. Хәтерләсәгез, узган ел азагында әлеге мәсьәләне Россия Президенты Владимир Путин да күтәргән иде. Мәскәүдә узган чараларның берсендә мондый программаларының әһәмияте турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әйтте.

– Ташламалы ипотека программалары халык арасында торак сатып алуга тотрыклы сорау барлыкка китерде. Күреп торабыз, узган ел белән чагыштырганда, 2023 елның ун аенда ил күләмендә ипотека кредитлары саны 61 процентка арткан. Хәзер Казанда ике бүлмәле фатирның уртача бәясе 12–13 миллион сум тора. Балалы гаиләләр арасында әнә шундый торакка ихтыяҗ зуррак, – диде Татарстан Рәисе.

Сер түгел, илдә яңа торакның 80–90 проценты ташламалы ипотека программалары ярдәмендә үз хуҗасын таба. Икенчел торак базарында әлеге күрсәткеч иллегә – илле чамасы, ди белгечләр. Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстанда яшәүчеләрнең банкларга ипотека буенча 539,7 миллиард сум бурычы бар. 2023 елның ун аенда гына да республикада 108 меңнән артык ипотека килешүе төзелгән. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, ел азагында Татарстанда яшәүчеләр кредит оешмасыннан бурычны уртача 25 ел да 5 айга рәсмиләштергән. Бу – рекорд күрсәткеч. Чагыштыру өчен, 2022 елда ипотеканы күп дигәндә 23 ел да 8 айга алганнар.

«ДОМ.РФ» мәгълүматларына караганда, рәсмиләштерелгән барлык ипотекаларның 48 проценты «Гаилә ипотекасы»на туры килә. Әлеге программа башланган 2018 елдан бирле илдә яшәүче 800 меңнән артык гаилә шул рәвешле яшәү шартларын яхшырткан. «Гаилә ипотекасы» 2018 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр беренче һәм аннан соңгы бала алып кайткан, шул ук чорда уллыкка бала алган гаиләләргә бирелә. Беренчел кертем күләме торакның 20 процентын тәшкил итә.

Соңгы арада ташламалы ипотека программаларына бәйле фикерләр шактый. Аларның кайберләрен туктатырга кирәк, дип әйтүчеләр дә бар. «Ташламалы ипотека халыкның торак сатып алу мөмкинлеген арттыру бурычын хәл итми. Киң колачлы ташламалы программалар өчен башка салым түләүчеләр, әлеге мөмкинлектән файдаланмаучылар да түли. Шуңа күрә ул адреслы, мәсәлән, гаилә, авыл, Ерак Көнчыгыш ипотекасы булырга тиеш», – диде шушы арада гына Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина.

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләр буенча белгече Фәнис Хөсәенов фикеренчә, бүген фатир сатып алырга әзер булучылар күп калмаган инде.

– Үзәк банк 1 сентябрьдән кредит бирүгә бәйле таләпләрне катгыйлатты. Йорт яки фатир сатып алучыларның, беренчел кертемгә акча булмаганлыктан, куллану кредиты рәсмиләштерүләрен бик яхшы аңлыйбыз. Әйе, бүген без номиналь яктан да, реаль яктан да халыкның керем дәрәҗәсе артуын сизәбез. Тик бу икътисадның барлык өлкәләренә дә кагылмый. Нигездә төзелеш, сәнәгать кебек тармакларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы артты. Ә бюджет тармагын алсак, айлык акча артса да, халыкның керем дәрәҗәсе шул ук, – ди белгеч.

Мондый шартларда бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм бигрәк тә кирәк. Яңалыкка риэлторлар да сөенә. Башкаладагы милек

агентлыкларының берсендә эшләүче Әлфия Кәлимуллина әйтүенчә, «Гаилә ипотекасы»н озайтсалар, бүген кул җитмәстәй булып кыйммәтләнгән торакка бәяләр төшә башларга мөмкин.

– «Салават Күпере» торак комплексы янындагы Осиново бистәсендә төзелүче яңа йортта бер бүлмәле фатир 5 миллион сум тора. Казанның Яңа Савин районында исә искесе – 7–8 миллион сум чамасы. «Гаилә ипотекасы» алга таба озайтылса да, яңа йортлардагы фатирларга бирелүче ташламалы ипотека аерым категориягә караган кешеләргә генә калачак, дип уйлыйм. Ә төзүчеләргә ничек тә халыкны җәлеп итәргә кирәк. Шуңа күрә җәйгә таба торакка бәя төшә башларга ихтимал, – ди ул.

Владимир ПУТИН, Россия Президенты:

– «Гаилә ипотекасы» 2024 елның 1 июлендә тәмамлана. Хәзер Хөкүмәт аның киләчәге, шул исәптән, программаны озайту турында уйлана. Әлбәттә, Хөкүмәт федераль бюджет мөмкинлекләреннән чыгып эш итәргә тиеш. Ничек кенә булмасын, «Гаилә ипотекасы»н озайту юнәлешендә фикер йөртергә кирәк дип саныйм.


Фикер өстәү