Үз куышың булу – зур бәхет. Торак базарында бәяләр кайчанга кадәр үсәчәк?

Үз куышың булу – зур бәхет. Бу төшенчәнең кадере көннән-көн арта. Соңгы мәгълүматларга караганда, Казанда ипотекага сатып алган торак өчен ай саен түлисе акча аны арендалау бәясенә караганда 2,4 тапкыр күбрәк чыга. Татарстан әлеге күрсәткеч буенча ил күләмендә дә беренче урынга (!) чыккан. Торак базарында бәяләр кайчанга кадәр үсәчәк? Хәзер фатир сатып алу отышлымы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Бер елга – бер миллион сум

Зәлия һәм Рамил Миңнуллиннар ярты ел элек Чаллыдан Казанга күченеп килгән.

– Автокалада әти-әни фатирында яшәдек. Казанга күченү күптәнге хыялыбыз иде. Монда эш тәкъдим иткәч, ике атна эчендә җыенып чыгып киттек, – дип сөйли гаилә башлыгы. – Әлегә туганнарның фатирында торабыз. Казанга күченүгә, үзебезгә сатып алырга торак эзли башладык. Баштарак, фатирны иске йортлардан карадык. Эшкә дә, балалар укыган мәктәпкә дә якын булсын, янәсе. Тик без сайланган арада икенчел торак базарында бәяләр кул җитмәс булып кыйммәтләнде. Ахыр чиктә, шәһәрдән читтәрәк, Лаеш районының Усады бистәсендәге торак комплексында ике бүлмәле фатир сатып алдык. Гаилә ипотекасы буенча ай саен 33 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Утыз ел буе! Торакны шәһәр эчендә сатып алам дисәң, айлык түләү якынча ике тапкыр кыйммәтрәк. Андый мөмкинлегебез юк.

Торак базары бүген таганда атынучы баланы хәтерләтә: канат куйганнармыни, гел югарыга талпына. Соңгы айларда тармакка бәйле яңалыклар да аз түгел анысы. Россия Үзәк банкы августта төп ставканы 8,5тән – 12 процентка, сентябрьдә исә янә 13 процентка кадәр күтәрде, ташламалы ипотека буенча беренчел кертемне 15тән 20 процентка кадәр арттырдылар, ә Татарстан Хөкүмәте Казан тирәсендә торак төзелешенә рөхсәт бирүне вакытлыча тыйды. Җитмәсә, сум да очсызлана. Ә таган җил чыккан саен катырак тирбәлә, билгеле.

– Болар барысы да август аенда торак базарының бик нык җанлануына китерде, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Аңлашыла ки, гади халык кесәдәге акчасын югалтмас өчен, аны эшкә җигеп калырга ашыкты. Сорау арткач, торакка бәя дә үсте. Үзегез уйлап карагыз: узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда яңа йортлардагы фатир бәяләре уртача 1–1,5 миллион сумга артты.

Кешегә бирү отышсыз

Росреестрның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның гыйнвар – август айларында республикада 38 меңгә якын торак ипотекасы рәсмиләштерелгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, «түбә»ле булырга теләүчеләр 35 процентка күбрәк. Бигрәк тә, август шаккатырган. Җәйнең соңгы аенда Татарстанда фатирларга сорау – 51, Казанда исә 70 процентка арткан.

Бездә торак сатып алу илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне дә кызыксындыра, ди белгечләр. Росреестрның Татарстандагы идарәсе китергән саннардан күренгәнчә, ел башыннан бирле чит төбәкләрдә яшәүчеләрдән республикада хокуклар һәм башка хезмәтләрне теркәүгә бәйле 10 меңнән артык гариза кабул иткәннәр. Фатирларны барыннан да бигрәк Башкортстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүчеләр сатып ала, ди.

Татарстанстат хәбәр итүенчә, бу елның икенче чирегендә Татарстанда иске йорттагы фатирның бер квадрат метры 132 мең сумга җиткән. Яңа йортларда исә әлеге күрсәткеч 180 мең сумлык чикне узып киткән инде.

Казан рекорд та куйган. Соңгы мәгълүматларга караганда, Казанда ипотекага сатып алган торак өчен ай саен түлисе акча аны арендалау бәясенә караганда 2,4 тапкыр күбрәк чыга. Халкы бер миллионнан да артып киткән шәһәрләр арасында беренче өчлеккә Мәскәү (2,3 тапкыр) һәм Санкт-Петербург (2,2 тапкыр) да эләккән.

– Бу – хастаханәдәге уртача температура кебек кенә, әлбәттә, – ди риэлтор Наилә Галиева. – Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә яңа торакның 80–90 проценты ташламалы ипотека программалары ярдәмендә сатыла. Шуңа күрә тәкъдимнәр төрле. Бүген милек бәясе кыйммәт, анысы белән килешмичә мөмкин түгел. Тик үз фатирың өчен түләү – киләчәккә инвестиция икәнен дә истән чыгарырга ярамый. Дөрес, бүген торак сатып алып, аны бурычны каплау хисабына кешегә биреп тору отышлы түгел.

«Атна саен үсә»

Бәяләрне без дә белештек. Гадәттә, гаиләдә бала тугач, торакны яхшырту мәсьәләсе көн кадагына килеп баса. Шуңа күрә «Авито» игъланнар сайтында мәйданы якынча 60 квадрат метр тәшкил иткән ике бүлмәле фатир эзләдек. Башта иске йортлардагы фатирларга күз салыйк: Казан читендә урнашкан «Салават Күпере» торак комплексында, мәсәлән, мондый торакны 5,7 миллион сумга тәкъдим итәләр, Авиатөзелеш районында шундый ук фатирны – 9,2, Җиңү проспекты тирәсендә – 11, ә үзәктә 13 миллион сумга табарга мөмкин. Булган булган, яхшысы булсын дидек тә, «Мега» сәүдә үзәге янында төзелүче яңа торак комплекста урнашкан әзер ике бүлмәле фатирны белешеп шалтыраттык:

– Мәйданы 63 квадрат метр тәшкил иткән ике бүлмәле торакның бәясе 11 миллион 650 мең сум, – диде төзүче оешма вәкиле Илгизәр. – Төрле ипотека программалары гамәлдә. Тик һәркайсын аерым исәпләргә кирәк. 6 процентлы гаилә ипотекасын рәсмиләштерергә теләсәгез, мәсәлән, беренчел кертем ким дигәндә бәянең 20 проценты күләмендә булырга тиеш. Бу очракта ташламалы ипотека буенча күп дигәндә 6 миллион сум акча алырга мөмкин. Димәк, фатир бәясенең калган өлешен түләү өчен дә акча табарга кирәк.

Исәпләп тә карадык: 11 миллион 650 мең сумлык фатирны гаилә ипотекасы программасы ярдәмендә 20 процент күләмендә беренчел кертем (2 миллион 330 мең сум. – Ред.) белән егерме елга сатып алсам, ай саен 66 мең 771 сум акча түләргә туры киләчәк. Түләү вакытын утыз елга кадәр сузсаң, айлык түләү – 56 мең сум. Өч дистә елдан соң ике бүлмәле фатир 20 миллион сумга төшәчәк.

– Фатирлы булу хыялын кичектермәскә киңәш итәбез. Бәяләр атна саен арта. Узган атнада гына да бер бүлмәле фатирлар уртача 100 мең сумга кыйммәтләнде, – дип тә өстәп куйды сатучы саубуллашыр алдыннан.

 

Торак базарындагы вазгыять турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВка сорауларыбызны бирдек.

Милеккә карата кызыксыну нәрсәгә бәйле?

– Моннан өч ел төзелештә өлешләп катнашу (ДДУ) турындагы канунга үзгәрешләр һәм эскроу-счетлар гамәлгә кергәч, милек базарыннан инвесторлар китте. Ягъни моңа кадәр әле салына гына башлаган йортта очсыз бәядән фатир алып, аны, әзер булгач, кыйммәтрәккә сату мөмкинлеге булса, хәзер болай булмый диярлек. Чөнки әле төзелеп бетмәгән йорттагы фатирның бер квадрат метры бәясе иске торакныкына караганда кыйммәтрәк килеп чыга. Шуңа да карамастан, халык ни өчен яңа фатирларга өстенлек бирә соң? Сәбәбе билгеле – ташламалы ипотека. Аның буенча айлык түләү иске йорттагы фатирныкына караганда очсызрак килеп чыга. Үзәк банк төп ставканы күтәргәч, икенчел торак базары да җанланды. Чөнки моңа кадәр милек базарында вазгыять яхшырганны көтүчеләр дә, алга таба ипотека тагын да кыйммәтләнүдән куркып, фатир сатып ала башлады.

Алга таба нәрсә булачак?

– Милек базарында сату-алулар саны кимеячәк. Чөнки бүгенге шартларда фатир сатып алырга әзер булучылар күп калмады. Өстәвенә Үзәк банк 1 сентябрьдән кредит бирүгә бәйле таләпләрне катгыйландыры. Йорт яки фатир сатып алучыларның, беренчел кертемгә акчасы булмагач, куллану кредиты алганын бик яхшы аңлыйбыз бит. Әйе, бүген без номиналь яктан да, реаль яктан да халыкның керем дәрәҗәсе артуын сизәбез. Тик бу икътисадның барлык өлкәләренә дә кагылмый. Нигездә төзелеш, сәнәгать кебек тармакларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы артты. Ә бюджет тармагын алсак, айлык акча артса да, халыкның керем дәрәҗәсе шул ук.

Фатир сатып алмасаң, акчаны кая салырга?

– Халык, кулындагы акчасын югалтудан куркып, фатир сатып ала. Әлегә кадәр милек базарында сату-алулар саны кимемәүнең сәбәбе дә нәкъ менә шуңа бәйле. Маяны саклауның икенче юлы – акция, облигацияләр. Әмма махсус белем һәм күнекмәләр булмаган килеш, фонд базарында кертем булдырырга киңәш итмибез. Чөнки биредә акчаны югалту куркынычы бик зур.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү