Алтынчы сыйныфта укучы кызны ике сыйныфташы кыйнаган

Башкортстанда алтынчы сыйныф укучысын ике сыйныфташы кыйнаган. Кызны вертолетта Уфа хастаханәсендә алып киткәннәр, дип хәбәр итә “РБК” Ufa1.ru порталы мәгълүматларына таянып.

Ведомство вәкиле сүзләренә караганда, кыз балалар республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә дәвалана.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Кырмыскалы районы Сәвәләй авылында алтынчы класста укучы ике малай, дәрес вакытында. укытучы сыйныф бүлмәсеннән чыгып торган арада, бер кызны кыйнаган. Кызның әнисе әйтүенчә, малайлар аны аяклары белән типкәләгән. Баланың талагы, ашказаны асты бизенә зыян килгән, бөтен тәне күгәргән, – дип сөйләп үткән ул.

Кырмыскалы районы хакимиятеннән басмага хәбәр ителгәнчә, килеп туган хәлне полициянең балигъ булмаганнар буенча эшләр бүлеге тикшерә.

Район прокуратурасы да тикшерү оештырган. Аның барышында мәктәп хезмәткәрләренең гамәлләре бәяләнәчәк һәм балаларның иминлеген тәэмин итү ягыннан мәгариф турындагы законның үтәлеше тикшереләчәк.


Фикер өстәү