Владимир Путин Татарстан Премьер-министры ярдәмчесен Почет ордены белән бүләкләгән

Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин Почет ордены белән бүләкәләнгән. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән тиешле Указга кул куйган.

Хәмәдишин хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булган.
Моннан тыш Чүпрәле районы үзәк хастаханәсе табибы Гөлсинә Җәләловага сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен “Россия Федерациясенең атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелгән.


Фикер өстәү