Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры: батыр исемен кемнәр алыр да иң көчлеләр булып кемнәр танылыр?

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының чираттагы сәхифәсен Казанда язабыз. 59 нчы бәйгедә 47 команда һәм 370 көрәшче чыгыш ясый. Батыр исемен кемнәр алыр да иң көчлеләр булып кемнәр танылыр?

Соңгы елларда Чаллы, Әлмәт, Биектау, Зәй, Актаныш, Минзәләдә узган бәйге кабат Казанга әйләнеп кайтты. Татарның иң асыл егетләре «Ак Барс» көрәш сараенда бил алыша. Яше 60ка якынлашса да, әлеге турнирның асылы һәм мәгънәсе үзгәрми. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов ачылыш тантанасында әлеге турнирның көрәш тарихында дистә еллар буена үз абруен саклавын әйтте.

– Республикабызның көрәш тарихына күз салсак, Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы бәйгене иң дәрәҗәле, иң абруйлы турнир, дип атарга була. Биредә көрәшчеләрнең асылы ачыклана. «Ватаным Татарстан» газетасы инде ничә дистә еллар дәвамында үз миссиясен бик зур җаваплылык белән башкара. Бу эш дәвамлы булыр дип ышанам. Бу бәйгене бүген мәйдан тоткан егетләр генә түгел, элеккеге батырларыбыз да дулкынланып көтә. Татар халкының батырлыгын, горурлыгын дөньяга таныткан егетләребез – Рәшит Сәмигуллин, Габбас Әхмәдиев, Фазыл Әхмәтҗанов та биредә. Безнең көрәшчеләребез милләтебезнең йөзен, аның холкын күрсәтә. Сез – илебез, милләтебез өчен фидакарьләрчә яши һәм эшли торган егетләр. Турнир дәвамында бик матур көрәш күрербез һәм киләчәккә яхшы өметләр белән таралырбыз дип ышанам, – диде ул, көрәшчеләрне сәламләп.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та, Марат Әхмәтовның сүзләрен куәтләп: «Дөрестән дә, безнең өчен зур бәйрәм бу. Көрәш кенә түгел, дуслар, фикердәшләр белән очрашу, аралашу шатлыгы да. Шуңа да без бу турнирны ел саен көтеп алабыз. Нинди генә еллар килсә дә, «Ватаным Татарстан» газетасы 59 ел элек гамәлгә куйган әлеге бәйгене дәвам иттерә, абруен төшерми. Бүген без тагын бер кат герой-шагыйребез Муса Җәлилнең батырлыгын искә алдык. Без дә егетләребезнең аның кебек көчле рухлы булып үсүен телибез», – диде.

Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабироваисә егетләргә, батырлыкларын тыныч тормышта гына расларга язсын, дип теләде:

– Вакытлар узса да, чорлар алышынса да, беркайчан үзгәрми торган кыйммәтләр бар. Татар халкы өчен көрәш – спорт чарасы гына түгел. Ул – безнең яшәү мәгънәбез, асылыбыз. Ә 59 ел элек, «Социалистик Татарстан»бүгенге «Ватаным Татарстан» газетасы әлеге турнирны гамәлгә куйганда, аны Муса Җәлил исеме белән атавы юкка гына түгел, билгеле. Каһарман шагыйрь иҗатындагы «үҗәтлек», «Ватанга тугрылык», «намус», «батырлык» төшенчәләре һәр чорда, бүген исә бигрәк тә актуаль. Ә көрәшчеләребез – безнең бүгенгебез, ышанычыбыз, милләтебез сакчылары. Бүген без бирегә элеккеге җиңүчеләрнең истәлеген яңартырга, яңа батырларны ачыкларга җыелдык. Бүген дә, киләчәктә дә тугрылык һәм батырлыкны тыныч тормышта һәм келәмдә генә расларга язсын. Инде киләсе елда буласы юбилей турниры турында хәзердән уйлана башладык, – диде ул.

Бу юлы да, яңа батырларны ачыклар алдыннан, көрәш тарихында якты эз калдырган асыл егетләр искә алынды, узган ел үзләрен яхшы яктан гына таныткан көрәшчеләр һәм аларның тренерлары бүләкләнде. Иң яхшы командалар исемлегенәӘлмәт, Кукмара, Чаллы, Балтач, Казанның ЯңаСавин районы, Арча командалары керде. Иң яхшы тренерлар дип Ильяс Билалов, Җәүдәт Хөсәенов, Илнур Хәйбуллин, Руслан Нургалиев, Таһир Әхкәмов, Айрат Миңнегалиев бүләкләнде. Иң яхшы көрәшчеләр сафына Ренас Кәлимуллин, Радик Сәлахов, Раил Сәлахетдинов кертелде.

Быелгы батырлар шимбә көнне ачыклана. I урынгa– 50 мең, II урын өчен – 40 мең, ике III урынга 30ар мең күләмендә акча бирәчәкләр. Узган ел барлыкка килгән матур традицияне дәвам итеп, финал ярышында иң яхшы көрәш алымнары күрсәткән егеткә Ильяс Галимов исемендәге махсус премия дә тапшырылачак. Аның күләме – 30 мең сум.

Лилия Гыймазова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү