Татарстан Республика клиник хастаханәсендәге Covid-госпиталь ябыла

Республика клиник хастаханәсендә вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитален ябалар. Ул коронавирус йоктырган пациентларны кабул итә иде. 

«Бу атнадан республика клиник хастаханәсе пациентларны кабул итми», — дип сөйләде «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә юллыйлар.

Хәзер Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы пациентлар дәваланып беткәч госпиталь ябылачак, әмма тулысынча түгел.


Фикер өстәү