Владимир Путин Россиянең Газзә секторында госпиталь ачарга әзер булуын әйтте

Россия Газзә секторында үз госпитален ачарга әзер, әмма Израиль моны хупламый. Россия Президенты Владимир Путин «туры элемтә» вакытында шул хакта хәбәр итте.

Владимир Путин әйтүенчә, күптән түгел Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Газзә секторы территориясендәге Рафаха шәһәреннән ерак түгел генә кыр госпитален ачкан. Россия дә шундый тәкъдим белән чыккан.

– Моның өчен, әлбәттә, Мисыр һәм Израильнең дә ризалыгы кирәк, – дип искәртте Владимир Путин.

Ил башлыгы Израильнең премьер-министры Биньямин Нетаньяху белән сөйләшүен, киңәшләшүен әйтте. «Израиль ягы Газзә секторында Россия госпитален ачу иминлек ягыннан куркыныч булуын әйтте», – диде Президент.


Фикер өстәү