Татарстан Рәисе Биектауда төзекләндерелгән мәктәпне карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектауда капиталь ремонттан соң 1 нче мәктәпнең икенче бинасында булды.

Бина 1975 елда төзелгән. Капиталь ремонттан соң биредә кече сыйныфлар урнаштырылган, аларда 284 укучы белем ала.

Яңартылган кабинетларда балалар өчен уку һәм үсеш өчен иң уңайлы шартлар тудырылган. Мәктәп территориясендә уен мәйданчыгы урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов мәктәп бүлмәләрен карады, ашханәдә булды һәм балалар белән аралашты. Республика Рәисе ремонт эшләренең сыйфатын югары бәяләде һәм балаларга яхшы укулар теләде.

Мәктәп укучылары өчен шәһәрләрдә дә, авыл районнарында да тигез мөмкинлекләр булдыру – РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырылучы «Мәгариф» илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка Биектауда тормышка ашырылачак башка проектлар турында да сөйләделәр. Алар арасында: Мәктәп урамындагы үзәк мәйданны төзекләндерү, яшьләр комплексы территориясен үстерү һәм җирле мәдәният йортында Халыклар дуслыгы йортын ачу.


Фикер өстәү