Фәрит Мөхәммәтшин – волонтерларга: «Сезнең ярдәм үзегезгә меңләтә кайтачак»

Ил кичергәнне алар да йөрәге аша кичерә. Бу юлы да волонтерлардан башка булмый. Татарстан парламенты җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Без бергә!» гуманитар штабы волонтерлары белән очрашты.

– Сез – безнең яшьләрнең иң затлылары. Сезнең күңелләрегез саф. Күрсәткән ярдәмегез үзегезгә меңләтә кайтачак. Бу эшегездә мин ватанпәрвәрлек кенә түгел, тормыш мәктәбен дә күрәм, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – «Без бергә!» хәрәкәте тормышта авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү теләге булган кешеләрне – студентларны, эшче яшьләрне, медик-волонтерларны, өлкән яшьтәге волонтерларны, укучыларны берләштерде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, соңгы арада битараф булмаганнарның сафлары ишәя. Ярдәм чаралары да арта. Әйтик, Россиянең 32 төбәгендә эвакуацияләнергә мәҗбүр булганнарны урнаштыру өчен 200ләп вакытлыча яшәү урыны ачылган, ил күләмендә 700дән артык кирәк-ярак җыю үзәге эшли.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, киләсе атнада Татарстаннан Донбасска кабат гуманитар ярдәм күрсәтеләчәк. Аерым алганда, бу – 7 млн сумлык дарулар. Киләсе атна азагында кием-салым, азык-төлек, башка кирәк-ярак тапшырылачак.

Татарстандагы волонтерлар арасында да тумышы белән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан булган яшьләр бар. Әйтик, Никита Лункин Горловкада туган. 2014 елда Татарстан башкаласына күченгән. Егет җырларга ярата. Киләчәген дә республикада күрә: музыка көллиятенә укырга керергә тели.

Гуманитар ярдәмне «Маяковский» үзәгендә урнашкан штабка тапшырырга мөмкин. Адресы: Маяковский ур., 24а йорт.

САН

Ил буенча 2 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган.

Күченеп кайтучыларга 59 меңнән артык волонтер, шул исәптән психологлар һәм медиклар ярдәм итә.

«Кызыл Хач»ның бердәм счетына 38 млн сум акча кергән.

Татарстанда барлык дәрәҗәдәге депутатлар, «Бердәм Россия» активистлары, партия тарафдарларыннан 3,5 млн сумнан артык акча җыйган.


Фикер өстәү