Фәрит Мөхәммәтшин 50 ел бергә яшәүче гаилә парларын котлады: «Республика һәм район файдасына хезмәтегез өчен рәхмәт!»

Безнең бурыч – халыкның тормышын яхшырту. Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районына эшлекле сәфәре барышында шулай диде. Биредә ул «Бердәм Россия» көне» проекты чараларында катнашты, «Заготпром» кооперативында булды, үсмерләргә паспортлар тапшырды, 50 ел бергә яшәүче гаилә парларын котлады һәм районның партия активы белән очрашты.

Иң элек «Грани» яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантанасы узды. Фәрит Мөхәммәтшин Нурлатта яшәүче егет-кызларга илнең, республика һәм районның лаеклы ватанпәрвәрләре булуларын теләде. Бу көнне 9 үсмер Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан паспорт алды.

Районның ЗАГС бүлегендә исә Дәүләт Советы Рәисе район хакимияте башлыгы Дамир Ишкинеев белән «алтын юбиляр»ларны – 50 ел бергә яшәүче гаилә парларын котлады. «Балаларыгыз һәм оныкларыгыз, тирәгездәге кешеләр өчен сез – үрнәк, – диде ул. – Республика һәм район файдасына хезмәтегез өчен рәхмәт, безнең барыбызны да сөендереп, озак яшәгез!»

Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин 1 нче урта мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен Җиңү геройларына багышлап уздырылган ачык дәрестә катнашты.

Парламент башлыгы районның Халыклар дуслыгы йортында махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан ир-егетләр, «Боевое братство» вәкилләре белән очрашты. «Безнең оешма гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә, – дип сөйләде «Боевое братство» отряды җитәкчесе Владимир Кузьмин. – Безнең бурыч – хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасындагы кешеләргә хәлдән килгәнчә ярдәм итү. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге һәм район ярдәме белән егетләребез 16 машина гуманитар йөк озатты».

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин район советының утырышлар залында партия һәм хуҗалык җитәкчеләре, депутатлар белән очрашты.

Дәүләт Советы Рәисе, очрашуны ачып, муниципаль берәмлекләрдә «Бердәм Россия» көннәре үткәрүнең инде күптән изге традициягә әйләнүен билгеләп үтте. «Бүген Нурлат районында мәдәниятне, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрен үстерү мәсьәләләре буенча мәйданчыклар эшләде, – диде ул. – Без асылда барлык юнәлешләрдә күпкырлы эшкә игътибар иттек. Нурлат районы ышанычлы төстә үсә».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Бердәм Россия» көннәре кысасында уздырылучы чаралар, шул исәптән партия эшендә кимчелекләрне ачыклау мөмкинлеге бирә. «Безнең бурыч – халыкның тормышын яхшырту. Партия проектлары бу максатка ирешү өчен яхшы мөмкинлекләр бирә», – диде ул.

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, киңәшмәдә катнашучыларны партия проектларын тормышка ашыру эшен көчәйтүгә өндәп, Нурлат районының алга таба да республика һәм партия программалары-проектларын тормышка ашыруда актив катнашачагына ышаныч белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләренә «Бердәм Россия»гә килгән һәрбер мөрәҗәгатьне игътибар үзәгенә алу зарурилыгын басым ясап әйтте.

Район хакимияте башлыгы Дамир Ишкинеев Нурлатта партия проектларын тормышка ашыру турында сөйләде. Аның әйтүенчә, соңгы елда район муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеш рейтингында 24 нче урынга күтәрелгән.

Нурлат районында «Бердәм Россия» көннәре кысасында партиянең төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлекләре белгечләре халыкны кабул итте, РКБ табиблары медицина тикшеренүләре оештырды, социаль тема һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «Түгәрәк өстәл»ләр, семинарлар үткәрелде.


Фикер өстәү