Фәрит Мөхәммәтшин: «Битараф кешеләр мөмкин кадәр азрак булырга тиеш»

Битараф кешеләр мөмкин кадәр азрак булырга тиеш. Яңа Чишмә районында узган «Бердәм Россия» көнендә партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай диде. Дәүләт Советы Рәисе районда партия акциясе чараларында катнашты.

«Бердәм Россия» көне кысасында Яңа Чишмә районында 12 мәйданчык эшләде. Фәрит Мөхәммәтшин иң элек район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Дәүләт Советы депутатлары белән Петропавел Бистәсендәге «57 нче татар ат заводы»нда булды. Завод директоры Николай Скоков хуҗалык территориясен күрсәтте. Фәрит Мөхәммәтшин ат үрчетү перспективалары, аерым алганда, токымлы атлар җитештерү белән кызыксынды. 2016 елда яңадан торгызылган татар атлары заводы Орлов юртакларын үрчетү белән шөгыльләнә. Кыска гына вакыт эчендә ат үрчетүчеләр Бөтенроссия фестивальләрендә чемпион булган дүрт ат үстерәләр. Казан, Мәскәү, Ульяновск, Ижау һәм башка ипподромнарда йөзгә якын приз яуланган. Бүген хуҗалыкта 250 баш ат бар.

Яңа Чишмә мәдәният һәм ял итү үзәк паркында Фәрит Мөхәммәтшин партиянең «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысасында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырды. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да бар иде.
– Ел саен шундый тантаналы рәвештә, республикабызда яшәүче балаларны мәктәпкә озату традициясе барлыкка килде. Депутатлар мәктәпкә җыенырга ярдәм итүдә бик актив катнаша, — диде парламент җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада яңа мәктәпләр төзүгә һәм мәгариф оешмаларын ремонтлауга зур игътибар бирелә.
– Яңа Чишмә районы бу планда алдынгылар рәтендә. Хуҗалык субъектларының күп кенә җитәкчеләре мәктәпне, мәктәпкәчә учреждениене ремонтлауда, уку кирәк — яракларын әзерләүдә катнаша, — диде Дәүләт Советы Рәисе.

«Гражданлык сәгате» партия проекты кысасында Фәрит Мөхәммәтшин тематик квиз җиңүчеләрен бүләкләде һәм Яңа Чишмә районы укучыларына Россия гражданнары паспортын тапшырды. Төп документны 10 яшүсмер алды.
– Паспорт алу – һәр кешенең тормышында мөһим вакыйга. Хәзер сезнең хокукларыгызга бурычлар, зур җаваплылык та өстәлә. Яхшы белем алуыгызны һәм әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез традицияләрендә тәрбияләнүегезне телим. Безнең өчен бу бик мөһим, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Партиянең «Ныклы гаилә»проекты кысасында Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлегендә рубин, сапфир, алтын туйларын билгеләп үтүче дүрт гаиләне бүләкләделәр. Фәрит Мөхәммәтшин юбилярларга зур тормыш тәҗрибәсе һәм традицион гаилә кыйммәтләренә тугрылыклары өчен рәхмәтен белдерде.

– Сез гаилә учагын саклау, балаларыгыз һәм оныкларыгыз турында кайгырту үрнәге булып торасыз. 50 ел бергә яшәп, тату гаилә булып, балалар тәрбияләп, оныклар үстереп, сез республикабызның дәрәҗәсен күтәрәсез. Шулай итеп без иң яхшы гаилә традицияләрен саклыйбыз. Кешегә нигез гаиләдә салына. Балаларыгыз сезнең гаиләдә үсүе һәм тәрбия алуы белән горурланалар. Алар өчен сез иң кадерле һәм якын кешеләр, — диде ул парларны тәбрикләп.

Районның партия активы белән очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин чарага йомгак ясады. Очрашуны ачып, ул җирлек өчен актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте.

– Районнарга чыгып, партия активлары, халык белән бергә төрле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез. Халык белән эшләүнең мондый формасы өметләрне аклады. Бүген дә Яңа Чишмә районында бик ачык һәм җанлы сөйләшү булды. Кешеләр мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итә, булачак сайлаулар белән кызыксына. Бу безне сөендерә. Битараф кешеләр мөмкин кадәр азрак булырга тиеш, – диде ул. – Бик җаваплы чор — сайлаулар җитә. Халык белән сөйләшеп, республиканың киләчәген ышанычлы итеп, бердәм булып эшләргә ниятлибез.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү